Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2021, 09:58

Казанда бушлай татар теле курслары башлана

Укулар 7 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә исәпләнгән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Казан федераль университеты барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә. 7 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә каралган дәресләр Казанда гына түгел, шулай ук Алабугада һәм Чаллыда 2021 елның февраленнән маена кадәр узачак.

Укулар атнага ике тапкыр кичке вакытта: дүшәмбе, чәршәмбе һәм сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Укулар 3 ай дәвам итәчәк. Дәресләр якынча 25-нче февральдә башлана, ә теркәлү 21-нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Укуга кушылыр өчен анкета тутырырга кирәк. Укучылар гариза һәм паспорт күчермәләре булганда гына кабул ителә. Дәресләр башлану турындагы мәгълүмат сайтта урнаштырылачак. Курслар тәмамлангач, укуларны узучыларга татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән КФУ сертификатлары тапшырылачак.

Шунысы кызык, курсларга халыкның төрле категория вәкилләре: мәктәп укучылары, студентлар, төрле һөнәр ияләре, пенсионерлар йөри.

Беренче тапкыр татар теле курсларын КФУда 2011 елда үткәрә башлыйлар, шуннан бирле аларны 5-6 мең кеше узган. Соңгы өч елда аларга ел саен 100-әр кеше кушылган, шул исәптән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Төркия, Германия, Франция, Кытай, Швеция гражданнары.

Барлык кирәкле мәгълүматны +7(843)293-94-52 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар