Дәресләр атнага ике тапкыр ике ай дәвамында узачак.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). 23 нче гыйнварда Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү буенча түләүсез курслар башлана. Дәресләр Рамазан ае алдыннан атнага ике тапкыр ике ай дәвамында узачак.
Курслар гарәп алфавитын һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен туры киләчәк. Дәресләрне компетентлы мөгаллимнәр һәм белгечләр үткәрәчәк.
Уку киләсе атнада шәһәрнең 8 мәчетендә башланачак:
«Әниләр» (Газ ур., 18);
«Әмәт» (Дачная ур., 3а);
«Иман нуры» (Дорожная ур., 32);
«Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36);
«Гаилә» (Фәйзи ур., 2);
«Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3, корп.2);
«Рәшидә» (Цветочная ур., 24);
«Әхмәтзәки» (Яңа Осиново тыкрыгы, 16а).
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар тәмамлангач, тыңлаучылар сертификатлар алачак. Тулырак мәгълүматны +7(903)306-25-91 телефоны буенча белергә мөмкин.