В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Салават Купере һәм Залесный торак массивларындагы мобиль пункт 20 нче майда эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ветеринария табиблары Салават Күпере микрорайонында Айрат Арысланов урамы, 8 адресы буенча зоокибет янында кизү торачак. Залесный торак массивында йорт хайваннарына 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Гавриил Державин урамы, 3 корпус 1 адресы буенча (супермаркет янында) прививка ясатырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны +7(843)555-02-08, +7(960)047-56-66 телефоннары буенча белешеп була.