Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2025, 15:14

Казанның Киров районы поселокларында этләр һәм мәчеләрнең бушлай вакцинациясен оештыралар

Күчмә акцияләр 10 һәм 11 майда узачак

Ялларда, 10 һәм 11 майларда Казанның Киров районы поселокларында этләргә һәм мәчеләргә котыру чиреннән бушлай вакцина ясаячаклар. Процедураларны Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре үткәрәчәк.

10 майда 10:00 нан 12:00 гә кадәр мобиль пункт Калинин бистәсендә эшләячәк. Шәһәр халыкын һәм аларның хайваннарын Равнинная урамы, 53 адресы буенча көтәчәкләр. Икенче көнне 10:00 нан 12:00 гә кадәр вакцинацияне Повстанческая урамындагы 69 нчы йорт янында оештыралар. Ә 14:00 – 16:00 ветеринарлар Красная Горка-2 бистәсендә Лунная урамы, 16 адресы буенча кизү торачак.

Оешма матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урыннарда шулай ук йорт хайваннарын чистартачаклар һәм теркәячәкләр. Өстәмә мәгълүматны белергә һәм ветеринария табибы белән +7(843)555-02-08 телефоны буенча фикер алышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар

Казанның Киров районы поселокларында этләр һәм мәчеләрнең бушлай вакцинациясен оештыралар

<p> Ялларда, 10 һәм 11 майларда Казанның Киров районы поселокларында этләргә һәм мәчеләргә котыру чиреннән бушлай вакцина ясаячаклар. Процедураларны Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре үткәрәчәк. </p> <p> 10 майда 10:00 нан 12:00 гә кадәр мобиль пункт Калинин бистәсендә эшләячәк. Шәһәр халыкын һәм аларның хайваннарын Равнинная урамы, 53 адресы буенча көтәчәкләр. Икенче көнне 10:00 нан 12:00 гә кадәр вакцинацияне Повстанческая урамындагы 69 нчы йорт янында оештыралар. Ә 14:00 – 16:00 ветеринарлар Красная Горка-2 бистәсендә Лунная урамы, 16 адресы буенча кизү торачак. </p> <p> Оешма матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урыннарда шулай ук йорт хайваннарын чистартачаклар һәм теркәячәкләр. Өстәмә мәгълүматны белергә һәм ветеринария табибы белән +7(843)555-02-08 телефоны буенча фикер алышырга мөмкин. </p>