В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тест-мобиль Бауман һәм Петербург урамнарында эшләячәк.
Фото: «Яңа гасыр» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). 19-нчы ноябрь көнне Казан үзәгендә тест-мобиль эшләячәк, анда теләге булган һәркем ВИЧ-инфекция булуга бушлай аноним моменталь тест уза алачак. Шулай ук шәһәр халкы сораулар бирә һәм ВИЧ йоктыруга китерергә мөмкин булган куркынычлар турында киңәшләшә алачак.
Тест-мобиль Бауман урамында 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр, ә 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Петербург урамы, 1 адресы буенча эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, «Җиңү өчен тест» проекты Президент грантлары фонды акчаларына гамәлгә ашырыла. Быел гына да проект кысаларында 6 меңнән артык кеше тест узган. Россиядә хәзер ВИЧ-инфекцияле 1 миллионнан артык кеше яши, дип хәбәр итә «Яңа гасыр» хәйрия фондының матбугат хезмәте.