Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2020, 11:23

Казанда икенчел чимал һәм киемнәрне контактсыз җыю эше оештырыла

Пункт бер сәгать эчендә 30-га кадәр кешене кабул итә алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). 23-нче августта Казанда икенче чималны эшкәртүгә контактсыз җыю уздырылачак. Мобиль пункт шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк, экология акциясендә катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк булачак.

Акциядә катнашучылар саны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча катгый рәвештә чикләнгән - пункт бер сәгать эчендә 30-га кадәр кешене кабул итә алачак.

Эшкәртүгә 6 PS (полистирол) һәм пластик уенчыкларның каты пластикасыннан тыш, барлык төр фракцияләрне дә тапшырырга мөмкин булачак. Шәһәрлеләрдән сылтама буенча контейнерларның урнашуы, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырылган белешмә белән алдан танышуларын сорыйлар.

Катнашучылар битлекләрдә һәм перчаткаларда килергә һәм чарага теркәлүләре расланган булырга тиеш – бу керү вакытында администратор тарафыннан контрольдә тотылачак. Икенчел чималны тапшыру мәйданчыгына бер теркәлү буенча бер генә кеше эләгә ала, чөнки кешеләр саны санитар-эпидемиологик таләпләр белән чикләнгән. Шулай ук катнашучыларга дистанцияне үтәргә кирәк булачак, акция башланыр алдыннан аларга тән температурасын үлчәргә киңәш ителә.

Катнашуга сылтама буенча теркәлергә була. Акция 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Барлык яңалыклар