Чит ил делегатлары Халыкара форумда муниципалитет башлыкларын җыю мөмкинлеге булдырган өчен республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде
Әлеге минутларда Казан Ратушасында 20 дәүләттән якынча 200 вәкил, шул исәптән, мэрлар һәм вице-мэрлар катнашында БРИКС+ илләре шәһәрләренең Халыкара форумы бара. Шәһәргә инде алдагы көнне килә башлаган чит ил делегатлары, тәҗрибә уртаклашырга бик күп төрле шәһәрләрнең башлыкларын бер мәйданда җыя алу өчен, Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.
Азия мэрлары форумының генераль сәркатибе, Тәһран шәһәре вице-мэры Хамидреза Галимзаде (Иран) Казан һәм Татарстанның кунакчыллыгын билгеләп үтте һәм Рәсәйгә яңа офыклар ачу мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде.
«Иран ислам республикасы Рәсәй һәм БРИКСка кергән башка дәүләтләр белән халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытырга тырыша. Бүгенге көндә дөньяда барган глобаль вакыйгаларны истә тотып, мондый берләшмәләрнең булуы бик мөһим, дип саныйм. Без Казанга халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытыр өчен килдек. Без муниципалитет җитәкчеләре һәм хәтта зур булмаган шәһәр башлыкларының да ил үсешендә зур роль уйнавына ышанабыз. Яңа өлкәләрдә партнерлык булдыру, халыкара тәҗрибә уртаклашу бик мөһим», – дип, килүенең максатын җиткерде Тәһран вице-мэры.
Үз чиратында, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Азия-Тын океан бүлеге генераль сәркатибе Бернадия Иравати (Индонезия) Илсур Метшинны БРИКС илләре арасында шундый диалог оештыра алуы белән тәбрик итте.
«Үзара бәйләнеш, һичшиксез, мөһим, чөнки барлык аспектларда да җирле хакимиятләрнең роле алыштыргысыз. Без нинди генә илдә булсак та, җирле хакимиятләр охшаш проблемалар җыелмасы белән очрашалар, ләкин проблема гына түгел, аның чишелеше турында да фикер алышырга кирәк. Бу мөһим. Без үзебезнең регионда мондый эшне башкарабыз. Безнең арада да БРИКС ассоциациясендә катнашучы илләр бар, шуңа күрә яңа платформаларда үзара бәйләнешне сәламләргә без бик шат», – диде Бернадия Иравати.
Индонезия вәкиле билгеләвенчә, җирле хакимиятләр сәясәтендә барлык илләрнең коллектив тавышы мөһим, шул вакытта гына ул аерым шәһәр яки ассоциация гаризасыннан ныграк ишетеләчәк. «Безнең проблемаларга игътибар итегез, безнең ихтыяҗларны исәпкә алыгыз», – дип өндәде БШҖХнең Азия-Тын окаен бүлеге генераль сәркатибе.
БРИКС+ илләре шәһәрләре форумына Казанга Латин Америкасының берничә иле вәкиле, шул исәптән, Бразилия, Аргентина, Чили, Мексика вәкилләре килде. Морено мэры Хуан Хавьер Уиллипан (Аргентина) аларның делегациясенең бирегә килү максаты – муниципалитетлар арасында тәҗрибә уртаклашу икәнен ассызыклады. «Бу чарада катнашу минем өчен зур дәрәҗә. Мин Казанда Аргентина һәм аның төрле оешмаларын тәкъдим итүемә шатмын. Яңа ассоциация кысаларында, безнең максатларга ирешү, көчләрне берләштереп, киләчәккә юнәлдерү мөмкинлеге бар. Хәзерге геосәяси контекстта безнең, алга бергәләшеп барудан кала, башка чыгу юлы юк. Безнең эшебез төрле яклап якын килү, иҗтимагый гаделлеккә нигезләнә. Хәзерге вакытта дөнья икътисадының күп өлеше белән идарә иткән БРИКС кебек зур берләшмәнең бер өлеше буларак, тырышлыгыбызны нигез, база, ниндидер цемент булып торган шәһәрләребез тәҗрибәсенә нигезләү бик мөһим. Хәзер без мөһим оешма барлыкка килүнең башлангычында торабыз. Мин бу момент безнең илләр өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен мөһим, дип саныйм», – диде ул. Аргентина вәкиле, планетаның һәр почмагыннан бик күп шәһәр мэрларын бер мәйданда җыю мөмкинлеге тудырган өчен, Казан, Татарстан һәм Рәсәйгә рәхмәтен белдерде.
Латин Америкасы шәһәрләр федерациясе,муниципалитетлар һәм җирле хакимият органнары ассоциацияләренең генераль сәркатибе Серхио Арредондо Ольвера(Мексика) яңа ассоциациягә зур өметләр баглавын белдерде. «Ул безгә тәҗрибә уртаклашырга, горизонталь яссылыкта хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек тудырачак. Әлбәттә, безнең шәһәрләр дөньякүләм мәсьәләләр белән очрашалар. Безнең проблематиканың үзенчәлеге турында әйтсәк, ул – ярлылык, һәм безнең бурыч – кешеләргә икътисади яктан тотрыклы тормышта яшәү шартлары тудыру. Икенчедән, дөрес уйлап түрәлек итү һәм шәһәрләр белән идарә итү мөһим. Бездә булган тәҗрибәне оптимизацияләү кирәк. Өченчедән, глобаль чакырулар өлкәсендә хезмәттәшлек итү зарур. Дүртенче, Латин Америкасына хас проблема, күчү (миграция) белән бәйле. Кешеләр, яхшы тормыш эзләп, Төньякка күченә. Бу континентның башка өлешендә урнашкан шәһәрләр өчен авырлык һәм проблемалар тудыра», – дип сөйләде ул.
Мексика вәкиле уйлавынча, Казан үз халкы өчен уңайлы мәйдан үрнәге булып тора. «Сезнең шәһәр иҗтимагый сәясәт белән идарә итүдә безгә билгеле бер ориентир булып хезмәт итә. Ләкин шул ук вакытта шәһәрләрнең глобаль хезмәттәшлек итүе заманча тенденцияләргә иярү, барлык шәһәрләргә дә хас проблемаларны хәл итүдә актуаль чишелеш ысуллары булдырыр өчен дә мөһим», – дип билгеләде Серхио Арредондо Ольвера.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр – Африка» Бөтендөнья оешмасы генераль сәркатибе урынбасары Моррис Мболела (Марокко) БРИКС+ шәһәрләр һәм муниципалитетлар Ассоциациясе белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуы турында хәбәр итте. «Ассоциация безнең гомуми муниципаль хәрәкәтне көчәйтә, димәк, ничек кенә булмасын, безне Африка гражданнары, шәһәрләре, муниципалитетлары файдасына эшләгән эшебездә куәтләп торачак. Африканың шәһәр һәм җирле хакимият оешмасы буларак, бик рәхәтләнеп, коллегалар белән хезмәттәшлек итәчәкбез», – диде ул.
Яңа оешма алдында торган эшләрдән ниләр көтүе белән Бөтендөнья җирле идарәне үстерү ассоциациясе рәисдәше, РФ президенты каршындагы Совет президиумының җирле үзидарәне үстерү әгъзасы Ирина Гусева да уртаклашты. Ул, үзгәреп торучы дөнья тәртибе шартларында, муниципаль диалог төзүнең никадәр мөһим булуын, һәм Рәсәй шәһәрләренең бу яктан гел хезмәттәшлек итәргә әзер торуларын билгеләп үтте.
«Без муниципаль берләшмәнең зур армиясе белән диалогка ачык. Безне шулай төрле, күпмилләтле, динамик үсештә булган ил буларак күрүләре безнең өчен бик мөһим. Берәү дә халык дипломатиясен һәм бөтен дөнья халыкларын берләштерүне кире какмый, без бер-беребезгә файдалы була алабыз. Тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы практикаларны масштаблау; нәрсә буенча гына (транспортмы, ТКХ проблемаларымы) фикер алышсак та, муниципалларның дөньяның төрле почмакларында бер хуҗалыкчы телендә сөйләшүе бу», – дип үз фикерен җиткерде ул.
«Без бүген берничә, аерым алганда, Бразилия һәм Эфиопия белән халыкара килешүне имзалыйбыз. Бүген Иран һәм Кытай белән эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр алып барылачак. Безнең илдә уртаклашырлык нәрсәләр бар, ләкин без һәрвакыт диалогка ачык һәм өйрәнүләрдән курыкмыйбыз. Безнең яктан тынычлык белән килгән һәркемгә «рәхим итегез» диябез», – дип тәмамлады Ирина Гусева.
БРИКС+ илләре шәһәрләре Халыкара форумына шәһәргә 10 ил – берләшмә әгъзаларыннан кунаклар, шулай ук Төркия, Чили, Марокко, Индонезия, Мексика һәм Замбиянең вәкилләре килде.
Исегезгә төшерәбез, бүгенгә БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясенең беренче оештыру җыелышы планлаштырылган. Анда төзеләчәк оешманың структурасы һәм уртак проектлар турында фикер алышачаклар.
Башкалар пунктында фикер алышу сессиясе игълан ителгән. Аның модераторы буларак, Russia Today һәм халыкара мәгълүмат агентлыгы «Россия сегодня» баш мөхәррире Маргарита Симоньян чыгыш ясаячак.Шулай ук шәһәрләр һәм җирле хакимият ассоциацияләре арасында хезмәттәшлек һәм туганлык турындагы килешүгә кул кую, ике яклы эшлекле күрешүләр, «Города будущего: новые измерения» сессиясе, балалар рәсемнәреннән күргәзмә һәм башка күп нәрсәләр планлаштырыла.