Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2025, 18:02

Йөкле хатыннарга һәм инсулин диабеты белән авыручы балаларга кандагы глюкозаны мониторинглау өчен датчиклар биреләчәк

Системаны стационарда, поликлиникада яки өйдә ике атнага урнаштыралар

Татарстан Республикасында барлык йөкле хатыннарга һәм инсулин диабеты белән авыручы балаларга кандагы глюкозаны өзлексез мониторинглау өчен датчиклар биреләчәк. Күзәтү системасын стационарда, поликлиникада яки өйдә ике атнага урнаштырырга мөмкиннәр.

Датчик белән юынырга, йокларга һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. 14 көннән аны яңасына алыштырырга кирәк, дип билгеләделәр Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Бөтен Татарстаннан килгән тар профильле белгечләр өч көн дәвамында Республика клиник хастаханәсе базасында аппаратлар урнаштыру буенча махсус укулар узды. Тренингларны Татарстан Республикасының штаттан тыш баш эндокринологлары Луиза Бариева һәм Мария Шәйдуллина башлап җибәрде.

Проект «Озын һәм актив тормыш» милли проектының «Шикәр диабеты белән көрәш» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар