Ярышлар Казанда 12-23 нче июньдә узачак
Фото: Денис Гордийко
«Россия белән Белоруссияне бердәм Союз дәүләте берләштерә, ел саен без ике ил территориясендә дә Россия һәм Белоруссия спортчылары катнашында берничә йөз спорт чарасы үткәрәбез. Белоруссия делегациясен Россиядә оештырыла торган халыкара турнирларда катнашырга чакырырга шатбыз», – диде РФ спорт министры Олег Матыцин.
Моннан тыш, белорус спортчылары кышкы спартакиадага чакырылды, дип хәбәр итә ТАСС.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС уеннары ТР башкаласында 12-23 нче июньдә узачак. 17 спорт объектында 27 спорт төрендә җиңү өчен өч меңгә якын кеше көрәшәчәк.