В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чирек финал уены Татарстан башкаласының мундиальдә кабул иткән матчларының соңгысы булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Алсу Сафина). Бүген “Казан Арена” стадионында Бельгия җыелма командасы Бразилия җыелмасын җиңде һәм футбол буенча дөнья чемпионатының ярым финалына чыкты. Чирек финал матчы 2:1 хисабына тәмамланды.
Беренче туп Бразилия капкасына 13-нче минутта керде – үз капкаларына тупны Фернандиньо кертте. 31-нче минутта көдәшләре капкасына тупны Бельгия футболчысы Кевин Де Брейне кертте.
Икенче таймда бразилиялылар Ренато Аугусто ярдәмендә хисап буенча артта калуны бераз киметтеләр, шулай да алар хисапны тигезли алмады.
“Казан Аренадагы” әлеге матчны 42 мең 873 тамашачы карады, шулай итеп стадионда тамашачылар саны буенча рекорд кабатланды. Беренче тапкыр шуның кадәр үк кеше Казанда Колумбия һәм Польша матчын карады, икенче тапкыр шуның кадәр ук җанатар Франция һәм Аргентина матчына җыелды.
Билгеләп үтәргә кирәк, Бельгия һәм Бразилия уены Казанда үтәргә тиешле матчларның соңгысы булды. Татарстан башкаласы барлыгы алты матч кабул итте, “Казан Аренада” Франция һәм Австралия, Иран һәм Испания, Колумбия һәм Польша, Алмания һәм Көньяк Корея, Франция һәм Аргентина, Бельгия һәм Бразилия командалары уйнады.
Ярым финалда Бельгиягә каршы Франция командасы уйный, ул бүген чирек финал уенында Уругвай җыелмасын 2:0 хисабы белән җиңде.