Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2024, 11:57

Беке Стофиле, КАР: «БРИКС илләре дәрәҗәсендә шәһәрләр ассоциациясе булдыруга зур өметләр баглыйм»

Ратушада 20 илдән 200 делегат катнашында халыкара форум старт алды

Казан Ратушасында бүген 20 дәүләтнең 200 вәкиле, шул исәптән мэрлар һәм вице-мэрлар катнашында БРИКС илләре шәһәрләренең халыкара форумы старт алды. Чарада катнашучылар төрле илләрнең муниципалитетларын, киләчәк уртак проектларны берләштерүче ассоциация төзү турында фикер алышачак. Ачылыш башланганчы, чит ил делегатлары журналистларга Казанга килү һәм киләсе форумга өметләр баглау максаты турында сөйләделәр.

Көньяк Африка җирле үзидарә ассоциациясе президенты Беке Стофиле беренчеләрдән булып Казан мэры Илсур Метшинның БРИКС илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе төзү турындагы инициативасын хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, Казан бүген төрле илләр вәкилләре арасында элемтәләр урнаштыру өчен бердәм мәйданчык булып тора.

«Бүген Казанда булуыма бик шатмын, мин икенче тапкыр сезнең шәһәрдә һәм БРИКС илләре дәрәҗәсендә шәһәрләр ассоциациясе булдыруга зур өметләр баглыйм. Бу моментны түземсезлек белән көтәм һәм алга таба барлык мәсьәләләр буенча хезмәттәшлеккә уртак өлеш кертү өчен тырышам», – диде ул.

«БРИКС илләре бергә нидер хәл иткәндә, бу бөтен дөньяга йогынты ясый. Безнең милли лидерлар арасындагы дискуссияләр безнең халәтне гамәлгә ашырырга, трансформацияләргә тиешле мөһим карарларга китерә, әмма алар үзләре генә материалланмый, аларны кешеләр, муниципалитетлар һәм регионнар дәрәҗәсендә төрле институтлар гамәлгә ашырырга тиеш, шуңа күрә безнең хезмәттәшлекне структуралаштырырга кирәк», – дип ассызыклады спикер.

Беке Стофиле билгеләп үткәнчә, бүген форумда Россия һәм Көньяк Африка ассоциациясе арасында белем алмашу буенча хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк килешү имзаланачак.

Элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне җайга салу максаты белән Казанга Эфиопия делегациясе дә килде.

«БРИКС шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе безгә укырга, тәҗрибә алырга, кирәкле белемнәргә юл алырга мөмкинлек бирә торган тагын бер платформа булачак. Без зур һәм кече милләтләр белән хезмәттәшлек спектрын киңәйтергә телибез. Үсә торган ил буларак безне каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләләре, төрле өлкәләрдә заманча технологияләр һәм ясалма интеллект куллану белән бәйле аспектлар кызыксындыра. Социаль тормышка йогынты ясау өчен, без төрле карарларга тест үткәрәбез һәм алга таба аларны безнең илнең башка муниципалитетларына тапшырабыз», – дип  белдерде килү максатын Эфиопия шәһәрләре ассоциациясе генераль директоры Тено Хабти. Делегация составында дүрт мэр очып килде һәм алар Казан һәм аның практикалары белән таныша башлады, дип өстәде ул.

Әнкара (Төркия) мэры Мансур Яваш билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы башкаласы башлыгы Илсур Метшин инициативасы буенча оештырыла торган БРИКС илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе шәһәрләр җитәкчелеге арасында хезмәттәшлек урнаштырырга һәм уртак проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк.

«Пандемиядән соң шәһәрләрнең җитди проблемалар башланды. 30 – 40 ел безне канәгатьләндергән инфраструктура хәзер таләпләргә җавап бирми. Яңа ассоциация эре шәһәрләр мэрлары арасында хезмәттәшлек урнаштырырга, уртак проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Бу үзенә күрә практикалар һәм тәҗрибә алмашу», – дип  белдерде Мансур Яваш. Ул ассызыклаганча, пандемия вакытында муниципалитетлар нәрсә белән бәрелешкәннәрен һәм проблемаларны ничек хәл итәргә белмәделәр, шуңа күрә фикер алышу өчен гомуми платформа булдырылды.

Хәзер шәһәрләр климат үзгәрешләре дә кичерә. «Чиста су һәм сыйфатлы ризык белән тәэмин итү проблемалары – без 20-30 елдан соң очрашачак әйберләр, шуңа күрә бүген без Казанда бу проблемаларны хәл итүгә әзер булу өчен җыелдык. Гражданнарга ярдәм күрсәтү, транспорт, инфраструктура – ул без эшли торган төп өч юнәлеш. Шәһәр мэрлары проблемаларны мизгелдә хәл итү өчен кирәк тә», – дип  өстәде спикер.

БРИКС илләре шәһәрләренең халыкара форумына 10 илдән кунаклар – берләшмә әгъзалары, шулай ук Төркия, Чили, Марокко, Индонезия, Мексика, Замбия җирле хакимияте вәкилләре килде.

Бүген БРИКС илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең беренче оештыру җыелышын уздыру планлаштырыла. Очрашуда төзелүче оешма структурасы һәм киләчәк уртак проектлар турында фикер алышачаклар.

Форумда катнашучыларны эчтәлекле программа көтә. Башкалар арасында дискуссион сессия игълан ителгән, аның модераторы Russia Today һәм «Россия бүген» халыкара мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Маргарита Симоньян чыгыш ясаячак. Шәһәрләр һәм җирле хакимият ассоциациясе арасында хезмәттәшлек һәм туганлык турындагы килешүләргә кул кую, ике яклы эшлекле очрашулар, «Киләчәк шәһәре: яңа галәмнәр» сессиясе, балалар рәсемнәре күргәзмәсе һәм башкалар планлаштырыла.

Казан кунаклары өчен мәдәни программа да әзерләделәр, ул аларны Казанда яшәүче халыкларның милли традицияләре белән таныштырачак. 23 июньдә бәйрәм ителәчәк Сабантуй күңелле вакыйга булачак.

Фоторепортаж
Казанда БРИКС+ илләренең Халыкара шәһәрләр форумы ачылды
Барлык яңалыклар