Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2026, 17:37

Вьетнам халкының Фо бо ашын тәмләп карыйм дисәң, Мәскәү базарының һәм «Сбер»ның йөгерү клубына рәхим ит

Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк

Денис Гордийко фотосы

Шимбә көнне, 11 апрельдә, «СберПрайм Казан марафоны» командасы белән бергә Мәскәү базары тарафыннан оештырылган йөгерү клубының чираттагы очрашуы үткәрелә. Катнашучылар Мәскәү базарыннан Наратлыкка кадәр 3 чакрым ара үтеп, аннан соң старт урынына яңадан йөгереп кайтырга тиеш була.

Әлеге ярышта катнашучыларны фитнес һәм йөгерү буенча профессиональ тренер, Казан марафонында йөгерүчеләргә көч биреп торучы Элеонора Касыймова күзәтә.

Проект җирле резидентларның аш-су бүлмәсе белән таныштыру эшен дәвам итә, дип хәбәр итә Мәскәү базары. Бу юлы йөгерүчеләрне Азия кафеларының берсендә Вьетнам халкының Фо бо ашы белән сыйлаячаклар.

Әлеге чарада катнашучы башкала халкы 8:30 сәгатьтә йөгерә башлый. Катнашучыларны Мәскәү базарының ачык территориясендәге амфитеатр янында көтәләр. Йөгерәм дисәң, теркәлергә кирәк.

Чапкан узар, яткан калыр, ди халык мәкале. Хәрәкәттә булыгыз!

Барлык яңалыклар