Чараларда катнашу бушлай, кайберләренә теркәлергә кирәк
Фото: Марат Мөгыйнов
7-17 яшьлек казанлыларны ВМХ һәм МТБ буенча спорт ярышларында катнашырга чакыралар. Алар велосипедта тиз йөрүдә көч сынашачак – иң җитезләр генә җиңәчәк. Нәтиҗәләрне велокомпьютерлар терки.
Спортчыларның икенче төркеме роликларда ярышачак. Алар ике категориядә уза: стрит (5-16 яшьлек балалар өчен) һәм 50 метрга спринт (5-15 яшьлек үсмерләр өчен).
Биш яшьтән өлкәнрәк балалар самокат ярышларында очрашачак. Чара кече һәм зур памп-трекларда оештырыла. Моннан тыш, ике-алты яшьлекләр өчен беговелларда узышлар булачак. Старт 14:00 сәгатькә планлаштырылган. Очрашу урыны – «Мәдәният» скейтшобы.
Шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлекчәсе футбол һәм пионербол буенча матчлар уздырачак. Тулырак мәгълүматны һәм ярышларга теркәлү формасын сылтама буенча табарга мөмкин.
Биергә яратучылар өчен ике номинациядә батллар оештыралар: 2х2 брейкинг һәм 1x1 powermove. Аларда 17 яшькә кадәрге казанлылар катнаша ала. Гаризалар кабул итү ачык.
Моннан тыш, оештыручылар спорт белән бәйле мастер-класслар да әзерләгән. Катнашу өчен инвентарьны арендага урында алырга мөмкин. Дәресләр балаларга һәм яшь спортчыларга исәпләнгән. 11:00 сәгатьтә – самокатта йөрү, 14:00 сәгатьтә – паркур, 15:00 сәгатьтә скейтбординг буенча (башлап өйрәнүчеләр өчен) мастер-класс башлана. ВМХ-велосипедта трюклар ясарга өйрәнергә теләүчеләр 16:00 сәгатьтәге дәрескә килә ала.
Программада иҗади мастер-класслар да бар. 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр рәссам Елизавета Соладкова һәм Ирина Тараскина кунакларны әйберләргә бизәк төшерергә һәм искедән яңаны ясарга өйрәтәчәк. Үзең белән бизәргә теләгән предметны алып килергә кирәк. Бер үк вакытта открыткалар ясау буенча да мастер-класс узачак. Соңрак, 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, балалар һәм өлкәннәр сәйләннәрдән бизәнү әйберләре ясый алачак.
«УРАМ» экстрим-паркында балалар һәм яшүсмерләр өчен локаль брендлар белән ярминкә эшләячәк. Нигездә продукцияне 15-25 яшьлек эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк.
Шулай ук 1 нче июньдә халыкара мәчеләр күргәзмәсе узачак, анда сирәк токымлы хайваннарны күрергә мөмкин булачак.
Территориядә beauty-почмак оештырылачак. Биредә чәчтараш-стилист өлкәннәргә чәч тәрбияләү буенча киңәшләр бирәчәк. Малайлар битләренә вакытлыча тату һәм рәсем төшерә алачак. Ә кызларга глиттер, ялтыравыклар, стразалар һәм яңа прическа тәкъдим итәчәкләр.
Бәйрәм яшүсмерләр өчен кичә белән тәмамланачак. Анда диджейлар MADDMISS һәм UNDERAGE чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр «УРАМ» экстрим-паркы матбугат хезмәтендә.