В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ошаган исем өчен социаль челтәрләрдә октябрь ахырына кадәр тавыш бирергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Татарстан башкаласында яшәүчеләр Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча хәрәкәт итә торган поездларга исем сайлый алачаклар. Киләчәктә сайлап алынган исемне логотип рәвешендәге күчмә составка беркетү планлаштырыла.
Казанлыларга сайлау өчен өч исем тәкъдим ителде: Батыр, Зилант һәм Тулпар. Шәһәр халкы ошаган вариант өчен социаль челтәрләрдә тавыш бирә ала.
Шәһәр яны поездлары «Казан-1» һәм «Аэропорт» станцияләре арасында инде 4 ел йөри, дип хәбәр итә «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте. Бу вакыт аралыгында маршрут буенча меңләгән пассажир узган. 2018 елда шәһәр яны пассажир компаниясе Футбол буенча дөнья чемпионатының, ә быел WorldSkills эшче һөнәрләре халыкара чемпионатының рәсми ташучысы булды.
«Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тавыш бирү октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң сайланган исем урнаштырылган логотипны эшләү һәм аны хәрәкәт составына беркетү планлаштырыла.