В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике дивизиондв җиңү өчен 8 команда көрәште.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Бүген Казанга инвалид арбаларында уйнаучы “Крылья барса” баскетбол командасы әйләнеп кайтты. Алар Төмәндә үткән Бөтенроссия турнирында өченче урын яулады.
Иң көчле командалар ярышлары 13 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенеңТөмән өлкәсенең региональ оешмасы эгидасы астында үтте. Җиңү өчен 8 команда көч сынашты: “БасКИ” һәм “Невский Альянс” (Санкт-Петербург), “Легион Югры”(Ханты-Манси), “Импульс” (Чиләбе), “Волга” (Ульяновск), “Ермак” (Тобольск), “Шанс” (Төмән), шулай ук “Крылья барса” (Казан).
Турнир барышында Татарстан баскетболчылары Төмән көндәшләрен ике тапкыр оттылар, ләкин Санкт-Петербург командасын уза алмадылар. “А” дивизионында “БасКИ” командасы җиңде, икенче урында “Невский альянс” тора.
“Б” төркемендә “Волга” командасы җиңде, көмеш медальләр “Легион Югры” командасына бирелде. Өченче урынга “Ермак” баскетболчылары күтәрелде, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.