В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5 ай дәвамында аны 1486 тапкыр броньлаганнар.
Фото: Казан Парклары һәм скверлары дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Бүгеннән Кабан күле яр буендагы барбекю зонасы үз эшен киләсе җәйге сезонга кадәр тәмамлый.
Сервис быел 1-нче майда сынау режимында эшли башлады. Казанлыларга уңайлылыгы өчен bbqkaban.ru сайтын эшләтеп җибәрделәр, анда онлайн-режимда өч пикник зонасының берсен броньларга мөмкин иде.
Ачылганнан бирле Түбән Кабан күле яр буеның яңартылган өлешендә урнашкан барбекю зонасын 1486 тапкыр броньлаганнар. Ял итү өчен иң популяр ай август булды, ул вакытта зона 508 тапкыр резервланган, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.