В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген «Горводзеленхоз» белгечләре «Крылья Советов» паркындагы һәйкәлләрне юдылар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Камилә Гобәйдуллина). Казанда һәйкәл һәм сыннарны җәйге сезонга әзерләүгә керештеләр. Бүген иртән үк «Горводзеленхоз» эшчеләре һәм техника «Крылья Советов» паркында эшләде. Аларга җәмәгать киңлегенең бөтен территориясен тәртипкә китерергә, ә иң мөһиме – Ленин һәйкәлен һәм янәшәдә урнашкан 8 сынны юарга туры килде. Белгечләр мондый эшләрне территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында башкара.
Һәйкәлләрне чистартуга эшчеләр, бернигә дә зыян китермәс өчен, максималь дәрәҗәдә нәзакәтле итеп керешә. Беренче эш итеп аларны сөртәләр һәм корылмаларда зыян яки күгәрек барлыкка килмәгәнме икәнен карыйлар. Шуннан соң гына белгечләр юа башларга әзер. Моның өчен алар су сиптерү машинасын һәм чиста су кулланалар. Әмма «Горводзеленхоз «Трест» муниципаль унитар предприятиенең әлеге участок башлыгы Ольга Фәттахова билгеләп үткәнчә,бөтен пычракны беренче тапкырдан юып бетереп булмый. Ул вакытта зур булмаган күләмдә махсус эремәләр кушыла. Аның сүзләренә караганда, кулланыла торган барлык юу чаралары әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз, скульптуралар һәм һәйкәлләр өслегенә сакчыл йогынты ясый. Соңыннан һәйкәлне корытып сөртәләр.
Эшчеләр һәр монументның үзенчәлекле булуын таный, шуңа күрә юу процессы күпме вакыт алачагы билгеле түгел. Бүген Ленин һәйкәлен тулысынча чистарту өчен «Горводзеленхоз» белгечләре ярты сәгать сарыф иткән, ә сыннар белән бераз тизрәк килеп чыккан – аларның һәркайсына 15 минут киткән. «План буенча һәйкәлләрне без сезонга бер тапкыр юарга тиеш, әмма гамәлдә без моны ешрак, кирәк булган саен эшлибез. Һәрвакыт аларның чисталыгын күзәтеп торабыз. Безнең бригадага гына да 26 һәйкәл юарга кирәк, әлегә аларның унысын гына тәртипкә китердек», – дип өстәде О.Фәттахова.
Һәйкәлләрдән тыш, «Горводзеленхоз» хезмәткәрләренә паркның бөтен территориясен җәйгә әзерләргә кирәк иде: баскычларны юарга, сукмакларны чистартырга, чүп-чар җыярга. Эшчеләр сөйләгәнчә, эш күләме зур, һәм аны бер көн эчендә башкарып чыгу кыен була.
Бүгенге көндә «Горводзеленхоз» белгечләре Җиңү паркында, Лядск бакчасында, Ленин бакчасында, шулай ук Мулланур Вахитов, Дмитрий Карбышев, Кол Гали һ.б. һәйкәлләрне юган инде. Җәмәгать киңлекләрендә эшләр дәвам итәчәк.