Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2020, 14:14

Казан банклары ташламалы кредитлау шәһәр программасы буенча бизнес кредитларын реструктуризацияли

Шәһәр Башкарма комитетында кредитның алга таба гамәлдә булу чорына ташламаларны саклап калу турында өстәмә килешүләр формалары эшләнде.

Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Зилә Гайфи). Казан эшмәкәрләре ташламалы кредитлау буенча шәһәр программасы кысаларында элек кече һәм урта бизнеска бирелгән кредитларны реструктуризацияләү буенча банкларга мөрәҗәгать итә ала. Эш инде алып барыла - финанс оешмаларына 15-ләп кече һәм урта бизнес субъекты реструктуризация турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр Башкарма комитетында кредитның алга таба гамәлдә булу чорына ташламаларны саклап калу турында өстәмә килешүләрнең барлык кирәкле формалары эшләнде. Бүген коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров бизнеска ярдәм итү өчен кабул ителә торган чаралар турында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, көн саен Башкарма комитетның кайнар линиясенә эшмәкәрләрдән һәм үзмәшгульләрдән мөрәҗәгатьләр килә. Узган атнада 127 мөрәҗәгать теркәлгән, беренче чиратта бизнес вәкилләрен үзизоляция режимы чорында эшчәнлекне тулы күләмдә гамәлгә ашыру мөмкинлеге борчый, чөнки моңа хезмәт хакын, мәҗбүри кертемнәрне түләү һәм коммерция биналары өчен аренда түләүләре турыдан-туры бәйле.

И.Шакиров билгеләгәнчә, бизнеска ярдәм итү өчен Казан банклары хезмәт хакын түләүгә процентсыз кредитлар бирә башлаган, шулай ук эшчәнлекләре аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә керә торган предприятиеләрнең кредитларын реструктуризацияләү турында карарлар кабул ителә башлаган. Федераль дәрәҗәдә хәзер бу исемлекне киңәйтү мөмкинлеге карала.

Хәзер Казанда 140 эре оешма мониторингы алып барыла, аларның гомуми штат саны 125 мең хезмәткәрдән гыйбарәт. «Соңгы мәгълүматлар буенча, шәһәрнең 67 предприятиесе тулы штатны җәлеп итеп тулы җитештерү циклында эшли, 59-ы - җитештерү циклында кирәкле хезмәткәрләрне җәлеп итеп, махсус режимда эшли, һәм 14-е үз эшен тулысынча туктатты», - дип саннар китерде ул.

Республика дәрәҗәсендә агымдагы шартларда үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукына ия предприятиеләр исемлеге киңәйтелде инде. «Казанның тикшерелгән эре предприятиеләрендә 74 мең 180 хезмәткәр хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, бу эре предприятиеләрнең штат санының яртысы һәм узган дүшәмбе белән чагыштырганда хезмәткәрләр саны икеләтә күбрәк», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Шәһәрдә гадәти режимда азык-төлек кибетләре, даруханәләр, автоягулык станцияләре эшләвен дәвам итә. И.Шакиров сүзләренә караганда, азык-төлек булу-булмавын күзәтү кибет киштәләрендә товарларга кытлык булмавын күрсәтә. Шул ук вакытта товарларның билгеле бер төркемнәренә бәяләрнең локаль артуы турында сигналлар килә, бу мәгълүмат ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР буенча УФАС белән берлектә оператив рәвештә эшкәртелә.

Казанда яшәүчеләр туклану продуктларын һәм әзер ризыкларны җәмәгать туклануы учреждениеләреннән курьер хезмәтләре белән дә, кафе һәм рестораннарның үзләренән китертү хезмәтеннән дә файдалана ала. Азык-төлек булмаган товарларга килгәндә, эре ритейлерлар тарафыннан өйгә товарлар китерү тәэмин ителгән, шулай ук эшкуарларның 100 кв метрдан да кимрәк мәйданлы нокталарда сезонлы продукция һәм төзелеш материаллары белән сәүдә итү мөмкинлеге бар.

И.Шакиров искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10-нчы апрель карары белән аерым керү урыны булган кәрәзле элемтә салоннары эшчәнлеге рөхсәт ителгән, шул ук вакытта барысы өчен дә санитар-эпидемиологик чараларны үтәү мәҗбүри шарт булып кала бирә.

Гомумән алганда, федераль дәрәҗәдә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча конкрет чаралар кабул ителде инде: кече һәм урта эшкуарлыкның барлык субъектлары өчен 6 айга салымнар буенча кичектерү, салым тикшерүләренә мораторийлар, 3 айга хисап бирү срокларын озайту, иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерү.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 13.04.2020
Видеорепортаж
13.04.2020 12:35
Казанда җәмәгать транспортының хәрәкәт составы арттырылды
Барлык яңалыклар