«Хезмәт батырлыгы шәһәре» сериясеннән тәңкәдә тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлнең фрагменты сурәтләнгән.
Фото: Россия Банкы
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Бүген Россия Банкы «Хезмәт батырлыгы шәһәре» сериясенә караган «Казан» истәлекле тәңкәсен әйләнешкә чыгарды. 10 сум номиналлы акчада тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл фрагменты сурәтләнгән.
22 мм диаметрлы яңа тәңкә затлы булмаган металлдан эшләнгән. Аның өске ягында номинал һәм чыгарылган елы күрсәтелгән, икенче ягында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл фрагменты һәм «Казан» һәм «Хезмәт батырлыгы шәһәре» язулары сурәтләнгән.
Тәңкә бер миллион тираж белән чыгарылган. Ул Россия территориясендә законлы түләү чарасы булып тора һәм барлык төр түләүләр вакытында бернинди чикләүләрсез кабул ителергә тиеш, дип хәбәр итә Россия Банкы матбугат хезмәте.
Шулай ук Ижауга, Иркутскига һәм Магнитогорскига багышланган тәңкәләр чыгарыла.