Акчаларның арткы ягында Казан Кремле фонында традицион татар костюмнарында милли бию башкаручы яшьләр сурәтләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Россия Үзәк банкы «Татарстан Республикасы оешуына 100 ел» дип язылган 3 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкәләр чыгарды. Аларның тиражы 3 мең данә тәшкил итә.
Акчаларның алгы ягында Россия Федерациясе гербының рельефлы сурәте урнашкан, «Россия Федерациясе», «Россия Банкы» дигән язулар бар, акчаның номиналы - «3 сум», датасы: «2020 ел», металл Д.И.Менделеев элементларының периодик системасы буенча билгеләнгән, эретмә пробасы, Санкт-Петербург тәңкә сараеның товар билгесе һәм саф металл массасы.
Акчаларның арткы ягында Казан Кремле фонында традицион татар костюмнарында милли бию башкаручы яшьләр сурәтләнгән. Акчаның өске өлешендә республика гербы сурәтләнгән, «100 ел» һәм «Республика Татарстан» дигән язулар бар, дип хәбәр ителә Россия Банкы сайтында.