Татарстан халкын финанс оешмалары белән килешүләр төзегәндә аларның легаль хезмәт күрсәтүләрен тикшерергә чакыралар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Татарстан һәм аның башкаласы халкын финанс оешмалары белән килешүләр төзегәндә уяу булырга өндиләр – хезмәтләрнең легаль күрсәтелү-күрсәтелмәвен алдан ук тикшерергә кирәк.
Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, моңарчы Россия Банкы тарафыннан легаль булмаган эшчәнлек билгеләре булган компанияләр исемлегенә кертелгән Antares Limited оешмасы эшчәнлеге туктатылган. Аның интернет-сайты блокланган, әмма ил территориясендә, ким дигәндә, әлеге компаниянең шулай ук легаль булмаган эшчәнлек билгеләре булган Synergy партнерлык программасы эшли.
Яңа проектка Россиянең 70-тән артык шәһәре җәлеп ителгән, шул исәптән Казанны да кертеп. Synergy шулай ук финанс базарында законсыз эшчәнлек билгеләре булган компанияләр һәм проектлар исемлегенә кертелде, ул cbr.ru финанс көйләүчесе сайтында урнаштырылган.
Исемлектә Татарстан территориясендә активлык күрсәтүче башка интернет-проект та бар – бу FINIKO. Ул юридик зат сыйфатында теркәлмәгән, кулланучы өчен автомат рәвештә табышны генерацияләү системасы буларак позицияләнә. Проект сайты актив эшчәнлек башланганчы берничә ай алдан теркәлгән, бу финанс пирамидалары өчен гадәти хәл.
Белгечләр әлеге финанс пирамидаларыннан тыш, базар дәрәҗәсеннән күпкә артык керем вәгъдә итеп, гадәттә массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта, социаль челтәрләрдә масштаблы реклама куллана. Эшкуарлык челтәр маркетингы принципларында оештырылган, ул вакытта кеше керемне проектка яңа катнашучылар керткән акчадан ала. Моннан тыш, мондый фирма үз эшчәнлеген бернинди рәсми документлар белән расларга сәләтле түгел. Иң мөһиме: пирамидаларның финанс базарында эшчәнлек алып баруга Россия Банкы лицензияләре юк һәм була да алмый.
Нинди дә булса оешмага үз акчаңны ышанып тапшырганчы, аның законлы эшләвенә инанырга кирәк. Моны Россия Банкы сайтында урнашкан «Финанс оешмасын тикшерергә» бүлегендә эшләргә мөмкин. Шунда ук финанс пирамидасы, легаль булмаган кредитор яки кыйммәтле кәгазьләр базарының законсыз профессиональ катнашучысы билгеләре ачыкланган 1900 оешмадан һәм интернет-проектлардан торган исемлеккә сылтама урнаштырылган. Һәр компания буенча аның исеме, эшчәнлек характеры, сайтның адресы һәм башка белешмәләр күрсәтелгән. Мондый исемлекне бастыру кулланучылар мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән һәм аларны мондый компанияләр белән бәйле куркыныч турында кисәтә.
Җайга салучы, үз мониторинг системасын кулланып, финанс базарында легаль булмаган катнашучыларны, шулай ук гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре нигезендә ачыклый. Законсыз финанс эшчәнлеген булдырмас өчен, Россия Банкы мондый компанияләрнең сайтларын блокировкалау буенча чаралар күрә, хокук саклау һәм башка вәкаләтле органнар, шулай ук башка чаралар куллану өчен чит ил җайга салучылары белән хезмәттәшлек итә.