Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2021, 16:37

Татарстанда әбиләр чуагы 15 сентябрьдә тәмамланачак

Иртәгә Казанда һава +23 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Яңа атна Татарстанда аномаль җылы һава торышы белән башланды, ә нормадан 5 градуска түбәнрәк тәмамланачак. Якындагы 7 көнгә алдан фаразларны ТР Гидрометүзәге белгечләре чыгарды.

Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез һәм кичен кыска вакытлы, урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә. Аерым районнарда томан булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез һәм кичен көчле, урыны белән 15-18 м/с ка кадәр. Төнлә +13...+15 градус, көндез максималь температура +21...+23 градус тәшкил итәчәк.

Гомумән алганда, Татарстан буенча җылы һава торышы алдагы тәүлек дәвамында сакланачак. 14-нче сентябрь көнне республика төньяк киңлекләр буйлап хәрәкәт итүче циклонның җылылык секторында урнашачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр һәм томан фаразлана, көндез һәм кичен, атмосфера фронты якынайган саен, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +10...+15 градус тәшкил итәчәк, көндез +20...+25 градус көтелә, ягъни нормадан 5-6 градуска югары.

Әмма чәршәмбе көннән Татарстанда һава торышы көнчыгышка күчүче циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Төньяк-көнбатыштан салкын фронт узганнан соң, Төньяк киңлекләрнең салкын һавасы төбәккә омтылачак. Шактый озакка сузылган салкыннар көтелә. Чәршәмбе, 15-нче сентябрьдә, аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә +6...+11 градус, көндез +10...+15 градус булыр дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе көнне, 16-нчы сентябрьдә, болытлы булачак, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә +2...+7 градус, көндез +8...+13 градус.

Алдан фаразлау буенча җомга һәм ял көннәрендә, 17-19-нчы сентябрьдә, зур булмаган яңгырлар узачак. Төнлә +1...+6 градус көтелә, аязган вакытта кырау төшү мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә синоптиклар + 7 дән +12 градуска кадәр фаразлый, бу нормадан нәкъ менә 5 градуска түбәнрәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Барлык яңалыклар