Азат Шиһапов «Ватан файдасына» номинациясендә җиңү яулады
Казанда «Татарстан республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсына йомгак ясалды. «Ватан файдасына» номинациясендә «Авиатор» олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Азат Шиһапов җиңде. Бүләкләү тантанасы ТР Милли китапханәсендә узды.
Конкурс кысаларында барлыгы 21 җиңүче билгеләнде. Бүләкләр сигез номинация буенча бирелде, дип хәбәр иттеләр социаль сәясәт идарәсендә.
Конкурсның зона этабы яз көне Яр Чаллыда узды. Республиканың иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләре жюрига үз эшчәнлеген тәкъдим иттеләр: алар балигъ булмаганнар белән тәрбия эшенең эчтәлеге, профилактик чараларның нәтиҗәлелеге һәм инновацион-иҗади якын килү турында сөйләделәр.
«Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә. Остазлар социаль куркыныч хәлдә яки авыр тормыш хәлендә калган балалар белән эшли. Конкурс җәмәгать тәрбиячеләренә ярдәм итүгә һәм бу өлкәдә яңа методикаларны таратуга юнәлдерелгән.