Күчмә киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары шәһәрнең проблемалы объектларында эшләрнең барышын тикшерде.
(Казан шәһәре KZN.RU 5-нче декабрь, Алсу Сафина). Бүген Казанда Четаев ур., 4-нче номерлы проблемалы торак йортта җылылык җибәреләчәк. Хәзерге вакытта биредә 90 кеше эшли, шул исәптән электриклар, җылыту, вентиляция һәм аз токлы челтәрләр белгечләре, һәм фасад эшләре башланган. Бу хакта подрядчы оешмалар, челтәр компанияләре һәм өлешчеләр катнашында узган чираттагы күчмә киңәшмәдә билгеле булды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов "Молодежный" торак комплексында, Четаев урамында һәм 68-нче кварталда эшләрнең барышын тикшерде.
"Молодежный" торак комплексының бишенче йортындагы свайларда мәктәп булмаячак
Иртәнге киңәшмә гадәттәгечә "Молодежный" торак комплексының төзелеш мәйданчыгында башланды (Нокса авышлыгы). Беренче йортта хәзерге вакытта отделка, вентиляцион системаны урнаштыруга әзерлек эшләре бара. Хәзерге вакытта объектта 35 кеше эшли. Азат Нигъмәтҗанов подрядчы – "Ак Таш" компаниясе вәкилләреннән эшчеләрнең ни өчен кимегәнлеге белән кызыксынды, чөнки ноябрь башында биредә 70 кеше хезмәт куйган иде. Объектка барлык эшчеләрне кайтару һәм эшне активлаштыру, подрядчы кулында яңартылган җылыту, индивидуаль җылылык пункты һәм вентиляция проектлары булдырылганнан соң, бүген үк планлаштырыла икән. Соңрак, өлешчеләр белән аралашканда А.Нигъмәтҗанов индивидуаль җылылык пункты белән мәсьәләне принципиаль дип атады, чөнки аны монтажлаганнан соң гына йортка җылылык кертергә мөмкин булачак. "Әлегә подрядчы төзелеш эшләрен электр белән тәэмин итү өчен йортны җылыта", - дип билгеләп үтте ул. "Иң мөһиме, эшләр барсын", - дип ассызыклады өлешчеләр.
Киңәшмәдә шулай ук кертү-бүлү җайланмасын монтажлау сроклары билгеләнде – эшләр декабрь азагына кадәр башкарылачак, дип көтелә.
"Молодежный" торак комплексының икенче йортында да эшләр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта объектта ике подрядчы - "СК Строй" ҖЧҖ һәм "Ак Таш" ҖЧҖ. "СК Строй"ның беренче чираты буенча эшләре тәмамлансын өчен калган тимер-бетон эшләнмәләрне китерү кирәк иде. Соңгы эшләнмәләр якын арада төзелеш мәйданчыгына китерелер, дип көтелә. Шуннан соң 20 көн дәвамында "СК Строй" үзенең эш күләмен төгәлли, һәм ике башлы кранның берсен җыеп алырга мөмкин булачак.
Йортның икенче чиратына бер атна эчендә 20-30 куб. м кирпеч салынган. "Ак Таш" кирәкле материаллар сатып алды, проект документлары буенча килеп туган мәсьәләләрне хәл итү бара. Бу атнада эш тизрәк темплар белән барачак, моның өчен биредә 15 кешедән торган ташчылар бригадасын эшкә җигәчәкләр.
Очрашуга бишенче йортның өлешчеләре килде, ул инде берничә ел свай дәрәҗәсендә тора. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары бу йортта эшләрне финанслау чыганаклары билгеләнгәннән соң гына башларга мөмкин булачак, дип хәбәр итте. Моның белән намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фонды шөгыльләнә.
Өлешчеләр йорт свайларында мәктәп төзелер дигән шик белдерделәр. Азат Нигъмәтҗанов бу имеш-мимешләрне таратты. Ул билгеләп үткәнчә, комплекстан ерак түгел микрорайонда яшәүчеләр өчен 183-нче гимназия төзелгән инде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары өлешчеләргә шәһәрдә мәктәп төзелеше өчен якынча 30 җир участогы резервланганын сөйләде. Әмма бишенче йорт төзелергә тиешле участок аларга кагылмый.
Әлеге йортның өлешчесе Ләйсән Ситдыйкова, үз чиратында, свайның торышы белән кызыксынды, киләчәктә аларда төзеп буламы, дип кызыксынды. Азат Нигъмәтҗанов, эшләр башланыр алдыннан махсус оешма аша свайның яраклылыгын расларга кирәк булачагын билгеләп үтте.
"Бары тик темплар гына кимемәсен!»
Киңәшмә Четаев ур., 4-нче номерлы торак йортта дәвам итте, анда инде узган атнада ук ИҖП монтажлау тәмамланган иде. Хәзерге вакытта кертү-бүлү җайланмасын монтажлау да тулысынча тәмамланган. Бүген төшкә кадәр йортның торак өлешенә (сүз уңаеннан, беренче кат офис бүлмәләрен алып тора) җылылык җибәреләчәк. Катларны җылытуга якынча өч тәүлек кирәк булачак. Шуннан соң эшчеләр идәннәрне ярымкоры ысул белән җәергә керешәчәкләр, штукатур эшләре дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта йортта 90 кеше эшли, шул исәптән электриклар, җылыту, вентиляция һәм аз токлы челтәрләр белгечләре, дип хәбәр итте "Бриз" ҖЧҖ директоры Андрей Беляков. Моннан тыш, лифтлар буенча карар табылган һәм йортка техник тикшерү үткәрелгән һәм хисап әзерләнгән.
Бер үк вакытта фасад буенча эшләр башкарыла, люлькалар урнаштырылган, балкон металл конструкцияләр ныгытылган. "Эшләр барышында вак җитешсезлекләр ачыклана, подрядчы аларны юкка чыгара", - дип хәбәр итте киңәшмәдән соң өлешчеләргә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Исегезгә төшерәбез, йортта вентфасад монтажлау планлаштырыла, һәм хәзер моны исәпкә алып тәрәзәләрне алыштыру эшләре бара. А.Нигъмәтҗанов, нормаларга туры килмәгән тәрәзәләр үзгәрәчәк, дип ассызыклады. Балконнарны бетерү турындагы сорауга ул эшнең проект нигезендә алып барылачагын әйтте.
Коммуникацияләр мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Әйтик, бүген даими схема буенча вакытлыча электр биреләчәк. Суүткәргеч белән катлаулырак хәл. "Аны боҗраларга кирәк, чөнки гамәлдәге суүткәргеч су белән тәэмин итү өчен җитәрлек, әмма аның янгын сүндерү өчен куәте җитми, бу нормаларга туры килми", - дип аңлатты Азат Нигъмәтҗанов. Челтәрләр өчен 240 м суүткәргеч сузу кирәк. Бу эшләр башлангыч сметага кермәгән. Шуның белән бәйле рәвештә Азат Нигъмәтҗанов намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фондының башкарма директоры Иван Новиковка "Водоканал" челтәрләренә тоташтыру өчен өстәмә финанслауны булдыруны сорады. "Суүткәргечне сузу киләчәктә өченче йорт белән "тоташырга" ярдәм итәчәк", - дип өстәде А.Нигъмәтҗанов.
Гомумән, алданган өлешчеләр белән аралашканда А.Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, эшләр графиктан бераз алда бара, дип билгеләп үтте. "Барлык техник карарлар да кабул ителде. Без дәүләт экспертизасы белгечләре белән булачак үзгәрешләрне озата барырга килештек, - дип өстәде А.Нигъмәтҗанов. - Алданган өлешчеләрнең барлык объектларын да дәүләт экспертизасы үтәргә тиеш, дәүләтнеке булмаган оешмаларны без кушмыйбыз. "Бары тик темплар гына кимемәсен!", - дип бтлгеләп үтте йортның өлешчесе Фәрит Абдулҗанов.
68-нче кварталда йортта җылылык үтүен тепловизор ярдәмендә ачыклыйлар
Дәүләт экспертизасы мөһимлеге турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары 68-нче кварталда торак йорт өлешчеләренә дә сөйләде (Чистай ур., 68/1). Йортның беренче блогында эшчеләр идән һәм штукатурлы эшләргә керештеләр - биредә барлыгы 70-100 кеше эшли.
Икенче блокта сантехниклар һәм электриклар эшкә кереште. Мөгаен, җылылык киләсе елда бу блокка җибәреләчәк. "Бу блок буенча безгә беренче чиратта җылылык төененә үзгәрешләр кертү проектын алырга кирәк", – дип өстәде "Бриз" директоры.
"Салкын бинада башкарырга мөмкин булган барлык эшләр дә хәзер башкарыла. Ай дәвамында штукатуралар беренче блокта эшләрне төгәлләячәкләр һәм икенче блокка күчәчәкләр. Беренче блокка, үз чиратында, малярлар чыгачак", – диде А.Беляков.
"Бриз" директоры билгеләп үткәнчә, объект резервланмаганлыктан, яңа техник тикшерү үткәреләчәк.
Моннан тыш, дүрт катта тәрәзәләр алыштырылган, йорт фасадының ике ягы сүтелгән, соңрак йортның түбәсе тикшереләчәк.
Йортның беренче блогы өлешчесе Булат җылыткыч үзгәрәчәкме, дип кызыксынды. Азат Нигъмәтҗанов аңлатып узганча, нормативларга туры килми торган барлык материаллар да алмаштырылырга тиеш. Аерым алганда, җылыткыч үзлекләре объектларның температурасын теркәп торучы махсус прибор – тепловизор ярдәмендә тикшереләчәк. "Бриз" директоры фасадның сүтелгән якларына игътибар итте, җайланмада алар сары төстә, димәк, җылыткыч үз функцияләрен үтәми һәм алыштырылырга тиеш.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, "Фон-Ривьера" ҖЧҖ директоры Диана Әхмәтҗанова, "Фон" КТ техник директоры Сергей Орлов һәм башкалар катнашты.