«Молодежный» торак комплексының икенче йортында эшләр финиш сызыгына чыга.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Алсу Сафина). Нокса авышлыгындагы «Молодежный» торак комплексының икенче йортында эшләр финиш сызыгына чыга. Киләсе атнада объектка Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары киләчәк. Бу хакта бүген өлешле төзелеш объектлары буенча проблемалы күчмә киңәшмәдә билгеле булды, аны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәрде.
Бүген “Молодежный” торак комплексының икенче йортында лифтлар урнаштыру һәм бизәү эшләре төгәлләнә. Киңәшмә вакытында А.Нигъмәтҗанов ике фатирны карады һәм йортның әзерлеген бәяләде. «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры Газинур Әхмәтов хәбәр иткәнчә, хәзер объектта 200-гә якын кеше эшли, аерым төр эшләр тәмамланган саен аларның саны кими бара.
Шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндергәннәр, машина кую урынын әзерләгәннәр. Моннан тыш, юл хәрәкәтен оештыру схемасы килештерелгән.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча А.Нигъмәтҗанов очрашуга килгән өлешчеләргә киләсе атнадан объектка Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тикшерү белән чыга башлаячагын хәбәр итте. «Дәүләт төзелеш күзәтчелегенә заявка бирелгән, йомгаклау тикшерүен үткәрү өчен кирәкле барлык документлар тапшырылган, кисәтүләрнең бер өлеше бетерелгән, – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. – Сишәмбе көнне инспекторлар объектка чыга башларга планлаштыра». Тикшерү нәтиҗәләре буенча төзелгән объектның экспертиза узган проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә әзерләнәчәк. Аның нигезендә объектны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, йортта эшләр 2018 елның көзендә яңартылды. Эшләрнең бер өлешен, өлешчеләр акчасына, «Строй төзелеш компаниясе» компанияләр төркеме» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарган, хәзер объектны төзеп бетерү белән 2018 елда төзелгән өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды катнашында «Ак таш» шөгыльләнә. Объектны төзеп бетерүне финанслау 33-нче хәрби шәһәрчектә 28 мең кв. м мәйданлы республика җир участогын подрядчыга – «Ак таш»ка – бирү юлы белән тормышка ашырыла.
Киңәшмә «МЧС» торак комплексы төзелеш мәйданчыгында, «Фон» оешмасының тагын бер торак комплексында дәвам итте. «Ак таш» директоры Газинур Әхмәтов югары әзерлек дәрәҗәсендәге икенче йортта кирпеч салуны дәвам итәләр, сантехниклар, электриклар һәм белгечләр керде, эчке эшләр башланды, дип билгеләп үтте. Төзелеп килүче өч торак йортны җылылык белән тәэмин итү бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Киңәшмәдә «Казэнерго» җитәкчелеге белән җылылык белән тәэмин итү системасы коммуникацияләрен алып бару турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Ак таш» компаниясе икенче йортның күп өлешендә, шулай ук торак комплексының өченче һәм дүртенче йортларында эш алып бара. Төзелеш узган елның декабрендә Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фонды белән имзаланган килешү кысаларында алып барыла. Финанслау федераль һәм республика акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Икенче йортның «А» блогында эшләрне «Комосстрой» Ижевск компаниясе уздыра – Губкин урамы буенча 9409 кв.м мәйданлы федераль җир участогы хисабына. Бөтен күләмне (193 млн сум) Ижевск компаниясе сентябрь ахырына кадәр үзләштерергә планлаштыра. Аннары йорттагы эшләрне «Ак таш» дәвам итәчәк.
Киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, «Казэнерго» генераль директоры Рөстәм Габделхаков, «Комосстрой Казан» компаниясе җитәкчесе Денис Чайников, «Интернет» челтәре оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.