В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта объектта 209 кеше эшли.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Алсу Сафина). Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов өлешләп төзүнең проблемалы объектлары буенча традицион күчмә киңәшмә барышында подрядчы – «Бриз» компаниясен 2021 елның беренче кварталында Достоевский урамындагы 57-нче номерлы йортны тапшыру өчен барлык эшләрне дә вакытында тәмамларга чакырды.
Исегезгә төшерәбез, бу «свей» йорты – шәһәрнең иң «өлкән» озакка сузылган төзелеше. Аның төзелеше 2000 еллар башында башланган һәм объектның югары дәрәҗәдәге әзерлеге этабында, төзүче – «Фирма «Свей» ҖЧҖ банкротлыгы аркасында туктатылган. Йортны төзеп бетерү өчен «Бриз» компаниясе җәлеп ителгән, ә яңа төзүче булып ТР Өлешчеләргә ярдәм фонды чыгыш ясый.
«Бриз» директоры Андрей Беляков хәзерге вакытта биш подъездда җылыту һәм вентиляция системаларының монтажланган булуы, фасад һәм бизәү эшләре алып барылуы турында сөйләде. Калган ике блоктагы эшләрне тәмамлау өчен күбрәк вакыт кирәк булачак, дип билгеләп үтте А.Беляков. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә барлык объектта 209 кеше эшли.
Азат Нигъмәтҗанов «Бриз» компаниясен объекттагы эшләрне тизләтергә чакырды, чөнки бу проблемалы йорт агымдагы елның беренче кварталында тапшырылырга тиеш.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хәзер республика башкаласында Өлешчеләргә ярдәм итү федераль программасы буенча 7 эре объектта – Четаев урамындагы өченче һәм алтынчы «свей» йортларында, шулай ук Достоевский урамы, 57 һәм «МЧС» торак комплексының икенче, өченче, дүртенче «фон» йортларында, «Молодежный» торак комплексындагы бишенче йортта эшләр алып барыла. Объектларның торак мәйданы 200 мең кв. метрдан артык. Әлеге 7 объектны төзү 9 млрд. сумга бәяләнә. Йортларны тапшырганнан соң фатир ачкычларын 2190 алданган өлешче алачак.
Киңәшмәдә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Өлешчеләргә ярдәм итү фонды башкарма директоры Иван Новиков һәм башкалар катнашты.