Казанда өлешләп акча кертеп башкарыла торган төзелешнең проблемалы объектлары буенча эш дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алсу Сафина). Казанда өлешләп акча кертеп башкарыла торган төзелешнең проблемалы объектлары буенча эш дәвам итә. Бүген Башкарма комитетта узган киңәшмәдә билгеле булганча, «Фон» торак комплексының беренче йортындагы төзелеш-монтаж эшләрен «Ак Таш»ның «Молодежный» компаниясе билгеләнгән вакытка - 20-нче сентябрьгә тәмамларга планлаштыра, ә Четаев урамындагы «Свей»ның өченче йорты буенча юл картасын эшләү көтелә.
«Участок катлаулы, биредә инде тапшырылган йортлар да урнашкан»
Фикер алышу Четаев урамындагы өченче «Свей» йортыннан башланды. Өлеш кертеп фатир алырга теләүчеләрнең инициатив төркеме вәкиле Ирина Кулакова йортның ничә катлы булуы белән кызыксынды. «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчесенә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзү өчен рөхсәт бирелгән, әмма биредә фатирлар 9 секцияле 18 катлы торак йорт буларак сатылган. Йорт каркасын төзү процессында төзелешне туктатканнар. Барлык нормативларга туры килә торган йорт төзелешен дәвам итү өчен, инсоляция буенча исәп-хисап ясалды, алар объектның рөхсәт ителгән катларын билгеләргә ярдәм итте.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, 9 секцияле йортның катлыгы эскиз проекты белән техник-икътисади күрсәткечләр белән беркетеләчәк. Инсоляция нигезендә исәп-хисапларны экспертиза белән килештергәннән соң, документны шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә җибәргәннәр, аның белгечләре берничә җитешсезлекне ачыклаган. «Сез озак түздегез инде, аз гына калды. Без катларны эскиз проекты белән ныгытачакбыз, – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, Ирина Кулакова соравына җавап биреп. - Бишенче йортны тапшырганнан соң (бишенче йорт 2017 елда тапшырылган иде - мөх.иск.), инде ничә ел проектның булу-булмавы турында фикер алышабыз. Ә бу реаль әйбер булачак. Без әкренләп проектлауга турыдан-туры чыгу өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез».
А.Нигъмәтҗанов аңлатканча, берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак, аерым алганда, йорт урнашкан җир участогы буенча. «Участок катлаулы, федераль милектә иәспләнә, биредә инде тапшырылган йортлар да урнашкан», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Әлеге бурычларны хәл итү өчен, проблемалы объект буенча алга таба башкарасы эшләр язылган юл картасын эшләү планлаштырыла.
«Ак таш» «Молодежный» торак комплексында төзелеш-монтаж эшләрен билгеләнгән вакытка тәмамларга планлаштыра»
«Молодежный» торак комплексының беренче йортында төзелеш-монтаж эшләрен элек расланган график буенча тәмамлау планлаштырыла, дип ышандырды киңәшмәдә «Ак таш» компаниясенең төзелеш буенча директорның беренче урынбасары Дмитрий Клыков. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта объектта отделка эшләре тәмамланып килә, лифтларны монтажлау бара, дүшәмбедән подрядчы төзекләндерү эшләренә керешергә ниятли. Исегезгә төшерәбез, «Молодежный» торак комплексы 5 йортны үз эченә ала, бүгенге көндә аларның икесе тапшырылган, тагын ике объектта эшләр бара.
Киңәшмәдә тагын бер «Фон» объекты – «МЧС» торак комплексының икенче йорты турында фикер алыштылар. «Б» блогында монолит эшләр башкарырга, шулай ук өч торак булмаган блок-секцияне «Комосстрой Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җир участогы бүлеп бирү хисабына төзеп бетерергә ниятли. Бүгенге көндә смета документларына экспертиза буенча барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән, моннан тыш, «Фон» «Комосстрой Казан» компаниясенә проект документациясенең тулы комплектын тапшырган. А.Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, элеккечә үк төп мәсьәлә булып җир кишәрлеге бүлеп бирү турындагы документка кул кую кала. Шуннан соң гына «Комосстрой Казан» объектны төзеп бетерү финишына чыга алачак. Өлешчеләргә ярдәм итү республика фонды башкарма директоры Иван Новиков аңлатканча, хәзер кирәкле барлык документларны җыю тәмамланып килә, алар ТР Министрлар Кабинетына җибәреләчәк.
Чистай урамындагы 68-нче кварталда «Маг-строй» йортында эшләр финиш сызыгына чыга. «Бриз» подрядчы оешмасы директоры Андрей Беляков искәрткәнчә, өлешчеләр торак-төзелеш кооперативын төзү өчен тавыш биргән, һәм август башында «68 квартал» торак-төзелеш кооперативы теркәлгән, аңа йорт тапшырылачак.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды башкарма директоры Иван Новиков, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, Казан прокуроры ярдәмчесе Михаил Желаев, «Альфа-Стройпроект» күп профильле компаниясе идарәчесе Ольга Россихина, төзелеш һәм челтәр оешмалары, шәһәр хезмәтләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.