Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән «Молодежный» торак комплексындагы алданган өлешчеләрнең беренче йортында эшләрне тизләтүне таләп итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Ксения Швецова). Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов бүген шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә билгеләнгән графикка өлгерү өчен Нокса Авышлыгы урамындагы «Молодежный» торак комплексында беренче йортны төзү эшләрен тизләтүне һәм тәмамлауны таләп итте.
«Фон» компанияләр төркеменең проблемалы объектын - Нокса Авышлыгы урамындагы «Молодежный» торак комплексының 1-нче номерлы йортын - «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзеп бетерә. Компания узган елның көзендә аңа бүлеп бирелә торган җир кишәрлекләре хисабына эшләрне башлаган. Компания директоры Газинур Әхмәтов раслаган график нигезендә йортны июль аенда төзеп бетерү планлаштырылган. Әмма подрядчы эшне планнан сизелерлек артта калулар белән алып бара.
«Мәйданчыкта 80 кеше эшли, монтаж эшләре башкарыла. Без шактый актив эшлибез, әмма тоткарлый торган факторлар һәм әлегә хәл итү процессында булган техник мәсьәләләр бар», - дип аңлатты «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорының беренче урынбасары Дмитрий Клыков.
«Мине сүзләр кызыксындырмый, гамәлләр кирәк. Объектка кергәнсез икән – эшләгез. Билгеләнгән вакыт бар, бу вакытка сыешырга һәм эшләп бетерергә кирәк, - дип җавап бирде А.Нигъмәтҗанов. - Кешеләргә 80 төзүче түгел, ә торак кирәк. Йорт график буенча тапшырылырга тиеш».
Бүген «Ак таш - Инвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 33-нче хәрби шәһәрчектән җир кишәрлеге бүлеп бирү варианты карала, төзелеш компаниясе үз чиратында «Молодежный» торак комплексындагы беренче йортны гына түгел, икенчесен дә төзеп бетерергә сүз бирә. Бүгенге көндә икенче йортның төзелеше беренчесе белән параллель рәвештә алып барыла - июнь аенда, Д.Клыков сүзләренә караганда, объектта кирпеч салу эшләрен тәмамлау планлаштырыла.
«Молодежный» проблемалы торак комплексында барлыгы 5 күп фатирлы йорт, шуларның икесе тапшырылган: 4-нче номерлы йорт 2015 елның көзендә, ә «Дорстрой Комплектация» компаниясе төзеп бетергән 3-нче номерлы йорт 2017 елның декабрендә файдалануга тапшырылды. Бишенче йортны төзү федераль акчалар хисабына торгызылырга мөмкин.
Элегрәк ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев министрлыкның Дом.РФ Торак өлкәсендә бердәм үсеш институтына «МЧС» торак комплексындагы 3-нче номерлы йортны һәм әлеге объектны төзүне финанслау мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итүен хәбәр иткән иде.
«Хәзер федераль акчалар юнәлтеләчәк төбәкләр исемлеге төзелә. Татарстан беренче чиратта карала, - дип билгеләп үтте Өлешкә кереп фатир алучыларга ярдәм итү фонды җитәкчесе Иван Новиков. - Әмма ничек кенә булса да. республика бюджеты ягыннан өлешчә финанслау булырга тиеш».
Киңәшмә ахырында А.Нигъмәтҗанов подрядчыларны, «Молодежный» торак комплексының беренче йортын билгеләнгән вакытка файдалануга тапшыру өчен, эш темпларын тизләтергә чакырды.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Совет районы администрациясе, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе, Казан җылылык челтәре компаниясе вәкилләре, «Фон» компанияләр төркеме директоры урынбасары Сергей Орлов, Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре һәм башкалар катнашты.