В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проблемалы торак комплексның ике йортын төзү эшләре 7 өлешче дәгъвалары аркасында суд карарына кадәр туктатылып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август, Алсу Сафина). Казанда “Симфония” проблемалы торак комплексының өченче йорты әзер диярлек. Ләкин аны тапшыру куркыныч астында. Әлеге йортның язмышы, дүртенче йортныкы кебек үк, 28 августта судта хәл ителәчәк. Биредә аларны өлешчеләр төзегән торак-төзелеш кооперативларына тапшыру мәсьәләсе каралачак. Тапшыруга каршы өлешче-инвесторлар каршы, ләкин моннан башка объектны эксплуатациягә тапшырып булмаячак. Әлеге хәлнең нинди борылышлар алырга мөмкинлеге турында бүген инициатив төркем белән очрашуда фикер алыштылар. Очрашуны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов оештырды.
“Симфония” ТК төзелеше 2012 елның октябрендә башланды һәм төзүче оешма – “Фон-Ривьера” банкротлыгы аркасында тукталды. Төзелеш эшләрен “Бриз” төзелеш компаниясе дәвам итте. 2016 елның мартында торак комплексның 2 номерлы йорты тапшырылды.
Узган ел азагында торак комплекста 180 фатирлы беренче йорт тапшырылды. Әлеге йортны төзеп бетерер өчен өлешчеләр “Возрождение 1” торак-төзелеш кооперативы төзеде. Йорт ярты ел эчендә тапшырылырга әзер иде. Йортны тапшыру өчен аны торак-төзелеш кооперативына тапшырдылар. Шул ук схема буенча өченче һәм дүртенче йортларда да “Бриз” эшкә алынды.
Торак-төзелеш кооперативына беренче, өченче һәм дүртенче йортларны тапшыру өчен Арбитраж судына мөрәҗәгать итү турында карар 22 ноябрьдә кабул ителде. Беренче йорт буенча мәсьәлә хәл ителгән булса, өченче һәм дүртенче йортны тапшыру мәсьәләсе судта 28 августта каралачак.
Өченче йорт әзер диярлек. “Бриз” төзелеш компаниясе җитәкчесе Андрей Беляков хәбәр иткәнчә, отделка, җибәрү-көйләү эшләре калган. Азат Нигъмәтҗанов сүзләре буенча, подрядчы объектта тагын 10 көн эшләсә, йортны тикшерергә чыгып булачак.
Ләкин, билгеле булганча, эшләр куркыныч астында тора: 7 катнашучы (моңа кадәр 7 фатир бер өлешче-инвесторга карый иде, ләкин соңрак ул хокукларын башкаларга бирде) объектны торак-төзелеш кооперативына тапшыруга каршы чыгалар, алар фикеренчә, “Фон-Ривьера” эшләрне үзе тәмамларга тиеш.
“Сроклар буенча барысы да план буенча бара. Ләки хәзер килешүләр куркыныч астында”, - диде Азат Нигъмәтҗанов.
“Төзүче буларак шуны әйтәсем килә: берәр процесс тукталып калса, бу кичекмәстән кыйбатлануга китерә. Өченче йортны туктатырга ярамый, аны тапшыруга әзерләргә кирәк. Йортны ноябрьдә тапшырабыз, дип әйткән идек. Иртәрәк тапшырып, сезне шатландырырга теләгән идек, менә ничек килеп чыкты”, - диде җитәкченең беренче урынбасары.
Инициатив төркем вәкиле Ирина Суворова аларны ниләр көткәнен сорады.
Суд 28 августта торак-төзелеш кооперативына тапшыруга каршы чыкса, төзелештә катнашучылар өчен аянычлы булачак, дип билгеләп үтте конкурс җитәкчесе вәкиле Гөлгенә Җамалиева. “Закон буенча, төзелеп бетмәгән объект аукционга куела. Аны сатудан алынган акча закон буенча бүленә: 60% - залог кредиты, 25% - калган катнашучылар”, - диде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, 3 һәм 4 йортлар буенча катнашучыларда башлангыч килешүләр генә бар, өлешләп катнашу турындагы килешү юк. Суд тарафыннан алар танылган булса да, теркәлмәгән, ә залог килешүне рәсми рәвештә теркәгәч кенә санала. “Өлешчеләр бу очракта залог кредиторлары булып саналмый һәм, объект сатылган очракта,аларга 25% кына каралган. Бу бик аяныч хәл”, - дип ассызыклап үтте Гөлгенә Җамалиева.
Бу уңайдан ул өлешчәләргә судка килергә, үз фикерләрен белдерергә киңәш итте.
“Подрядчы һәм без йортны тапшыру өчен барысын да эшлибез”, - диде Азат Нигъмәтҗанов. Суд йортларны тапшыруга каршы чыкса, аларны эксплуатациягә тапшыра алмаячакбыз. “Өченче йорт 100% әзер булса да, аңа керә алмаячаксыз, чөнки ул тапшырылмаган була”, - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Очрашуга башка йортларның да өлешчеләре килде. Азат Нигъмәтҗанов сөйләгәнчә, эшләр график буенча бара, “Бриз” төзелеш компаниясе эшләрне алдан тәмамларга мөмкин. Җиденче йортта да эшләр график буенча бара.