В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Нокса авышлыгындагы торак комплексның икенче йортында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары эшли башлады.
Фото: Денис Гордийко
Проблемалы объектларның берсе буенча эшләр финиш сызыгына чыкты. Хәзер Нокса авышлыгындагы торак комплексның икенче йортында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тикшерү үткәрә. Киңәшмәдә «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры Газинур Әхмәтов, алган кисәтүләрне берничә көн эчендә бетерү күздә тотыла, дип сөйләде.
Өлешчеләр белән аралашуда А.Нигъмәтҗанов аңлатканча, төзелгән объектның экспертиза узган проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алу процедурасы барлык искәрмәләр бетерелгәннән һәм йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң эшләтеп җибәреләчәк. Алга таба, әлеге бәяләмәне алганнан соң, төзүче - «Яшьләр» торак комплексы - эксплуатациягә кертүгә рөхсәт алу өчен гариза бирәчәк. Шулай ук барлык кисәтүләр бетерелгәннән һәм бәяләмә алганнан соң өлешчеләр үз фатирларын карый алачак. Моннан тыш, кайбер документларны килештерү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, йортта эшләр 2018 елның көзендә яңартылды. Эшләрнең бер өлешен, өлешчеләр акчасына, «ГК «СК Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарды, хәзер объектны төзеп бетерү белән 2018 елда төзелгән өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды катнашында «Ак таш» шөгыльләнә. Объектны төзеп бетерүне финанслау 33-нче хәрби шәһәрчектә 28 мең кв. м мәйданлы республика җир участогын подрядчыга – «Ак таш»ка – бирү юлы белән тормышка ашырыла.
Моның белән беррәттән «Фон»ның «МЧС» торак комплексында да эшләр дәвам итә. Икенче йортта «Ак таш» электрика буенча эшләр башкара, 8 подъездда киртәләр куя. Шулай ук объектта эшләүгә штукатурлар, стяжечниклар җәлеп ителгән, аз токлы системалар, сантехника монтажлана. Исегезгә төшерәбез, «Ак таш» икенче, шулай ук өченче һәм дүртенче йортларны төзүне узган елның декабрендә өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фонды белән имзаланган килешү кысаларында алып бара. Финанслау федераль һәм республика акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.
«МЧС» торак комплексының икенче йортының «А» блогында «Комосстрой» Ижевск компаниясе эшләвен дәвам итә - Губкин урамындагы 9409 кв.м мәйданлы федераль җир кишәрлеге хисабына. Компания сентябрь ахырына кадәр үзләштерергә планлаштырган 193 млн сумнан бүгенгә капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсендә яртысыннан артыгы расланды. «Барысы да сезнең планлаштырылган срокка өлгереп җитмәвегезгә таба бара», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Шуның белән бергә «Комосстрой» «Ак таш»ка йортның беренче блогы буенча башкарылган эшләр күләмен тапшыра башлады һәм алар буенча кайбер искәрмәләр алды, аларны якын арада бетерергә ниятли.
«Ак таш» директоры Газинур Әхмәтов шулай ук киңәшмәдә «Казэнерго» белән бергә торак комплексындагы өч йортны җылылык белән тәэмин итү схемасы каралды, дип хәбәр итте. Якын арада челтәр оешмасы эшкә керешәчәк.
Киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Өлешчеләргә ярдәм итү фондының башкарма директоры Иван Новиков, «Комосстрой Казан» компаниясе җитәкчесе Денис Чайников, челтәрле оешмалар һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.