Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2019, 15:30

Азат Абзалов: «Казан яңгырашы» шәһәрнең мәдәни тормышында яңа вакыйга булачак

1-нче октябрьдә Татарстан башкаласында «Казан яңгырашы» дигән музыкаль фестиваль ачыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Алсу Сафина). 1-нче октябрьдә Татарстан башкаласында «Казан яңгырашы» дигән музыкаль фестиваль ачыла. Шәһәр халкына һәм кунакларга үз программасын La Primavera камера һәм «Яңа музыка» оркестрлары, шулай ук «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры тәкъдим итәчәк. Яңартылган Ленин мәдәният сарае залы концерт мәйданчыгы булып торачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, Казанның иң яхшы иҗади көчләрен үзенә җыйган фестиваль шәһәрнең мәдәни тормышында яңа вакыйга булып тора.

«Казан яңгырашы» фестивале Татарстан башкаласының ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәренә кертүгә биргән гаризасын хуплауга багышланган чаралар санын тулыландырачак. «Казан музыка күзлегеннән уникаль мәдәни кодка ия – безнең көчле музыка кластеры – сәнгать мәктәпләре, музыка көллияте, консерватория, бөтен төбәктән сәләтле балалар укый торган махсус музыка мәктәбе бар, – дип билгеләп үтте Азат Абзалов. – Казанның матур традицияләре бар – Федор Шаляпин туган шәһәр, Рөстәм Яхин иҗат иткән, музыкаль карьерасын София Гобәйдуллина башлап җибәргән. Горурланырлык, сөенеп сөйләшерлек сүзләребез бар». Хәзер ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәренә музыка юнәлеше буенча 30-дан артык шәһәр керә.

«Казан яңгырашы» фестивале 740 урынга исәпләнгән Ленин мәдәният йорты концерт залына яңача карарга мөмкинлек бирәчәк, аны классик музыка һәм халык уен кораллары оркестрлары чыгыш ясый ала торган академик музыкаль мәйданчык буларак күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный А.Абзалов.

Башкала халкы һәм кунаклар өч концерт программасын ишетә алачак. «Һәр оркестрның Казанны музыкаль башкала, шәһәрне музыкада классик юнәлеш буенча танытуга юнәлдерелгән үз программасы бар», - диде Азат Абзалов.

1-нче октябрьдә фестивальне «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры концерты ачачак. 5-нче октябрь көнне Ленин мәдәният йорты сәхнәсендә La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. La Primavera оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов бу кичтә оркестр инструменталь программа тәкъдим итәчәк дип сөйләде. Әйтик, Совет һәм Россия джаз композиторы Николай Капустинның рапсодиясе премьерасы булачак. «Фортепиано рапсодиясе яңгыраячак, мин кыллы оркестр өчен махсус аранжировка ясадым», - дип билгеләп үтте Р.Абязов. Премьераны бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, пианист Елена Лось тәкъдим итәчәк.

Концерт программасына шулай ук Казан тамашачысына яхшы таныш булган Иоганн Штраус вальсларына багышланган «Феерик фантазия», 20 елдан артык элек оркестр өчен композитор Борис Четвергов ясаган «Шүрәле» балеты темасына фантазия дә керәчәк. La Primavera оркестры шулай ук Астора Пьяццолланың «Буэнос-Айреста ел фасыллары»н башкарачак.

Фестиваль 13-нче октябрьдә ябылачак, бу кичтә Ленин исемендәге мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артисткасы Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры чыгыш ясаячак. «Без программа белән экспериментлар үткәрмибез. Бу җиңелчә бәйрәм программасы булачак», - диде ул. Анна Гулишамбарова концертта Казан тамашачысы еш ишетмәгән танылган солистларның чыгыш ясавы турында сөйләде: Карина Җиһаншина, Зәринә Вилданова, Рөстәм Насыйбуллин.

Фестивальне ел саен үткәрү планлаштырыла. «Без аны эшләп бетерәчәкбез, параллель программа барлыкка киләчәк, иҗади очрашулар, дискуссияләр үткәреләчәк», - дип сөйләде Азат Абзалов. Ул шулай ук хәзер Ленин мәдәният йорты, София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге, Казан оркестрлары тарафыннан Казанның яшь композиторлары иҗатын үстерү буенча тагын бер проект эшләнә. «Оркестрлар өчен музыка иҗат итүче Казан консерваториясен тәмамлаучылар "өстәл өчен" түгел, ә оркестрлар һәм практик коллективлар өчен язсын иде. Бу конкурс тарихы булачак, форманы без табачакбыз», - дип аңлатты Мәдәният идарәсе җитәкчесе.

Барлык яңалыклар