В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моңа кадәр ул Мәдәният идарәсе башлыгы вазифасын үтәде
Азат Абзалов Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы вазифасын үтәде.
Азат Абзалов 2016 елда Мәдәният идарәсе башлыгы итеп билгеләнгән. Аның җитәкчелегендә башкаланың мәдәни тормышына зур өлеш керткән бик күп шәһәр чаралары уздырылган. Җиңү көнен бәйрәм итү, татар халкының «Сабантуй» бәйрәме, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне, «Добрая волна» һәм «Аксенов-фест» фестивальләре, иҗтимагый киңлекләрдә Яңа ел чаралары һәм сезонлы вакыйгалар – болар барысы да Азат Абзалов җитәкчелегендә уздырылган мөһим чаралар.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасында Гүзәл Сәгыйтова иде. Казан шәһәре Думасының беренче сессиясендә ул вице-мэр – шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнде.
Белешмә
Абзалов Азат Искәндәр улы 1976 елның 21 апрелендә Казан шәһәрендә туа.
1999 елда Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (академиясен) тәмамлый (дирижер).
2009 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамлый (менеджер), педагогика фәннәре кандидаты.
1994-1997 елларда – иллюстратор, Казанның музыка-хор гимназиясендә хормейстер.
1997-1999 елларда – Казанның 22 номерлы балалар музыка мәктәбендә хор фәннәре укытучысы.
1999-2003 елларда – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә хор дирижерлыгы укытучысы.
2003-2006 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Казан шәһәрендәге Мәдәният идарәсендә әйдәп баручы белгеч, баш белгеч.
2006-2016 елларда – Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәдәният идарәсенең ялны оештыру бүлеге баш белгече, мәдәни-ял эшчәнлеге секторы мөдире, мәдәниятне саклау һәм яңарту бүлеге башлыгы – урынбасар, урынбасар, Мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы.
2016 елның 29 августыннан 2025 елның 16 октябренә кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы.
2025 елның 17 октябреннән – Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.