Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.11.2019, 14:39

Айсен Николаев: «Бер генә шәһәр дә ялгызы гына җирле хакимият ролен тануда мондый уңышларга ирешә алмас иде»

Халыкара оешманың Генераль ассамблеясында Илсур Метшин җитәкчелегендәге «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлегеннән 70-тән артык әгъза катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының Евразия бүлегеннән 70-тән артык әгъза Генераль ассамблеядә катнашты. Ул Бөтендөнья конгрессы кысаларында өч елга бер тапкыр уза. Бу утырыш Көньяк Африка Дурбанында узды.

Гадәттәгечә, Генассамблеяда башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бүлекләре вице-президентларын билгеләделәр, шулай ук берләшмәнең Бөтендөнья Советы составын яңарттылар.

«Соңгы өч елда без Тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыру өстендә эшләдек, заманча дөнья таләпләренә җавап бирү өчен безнең челтәрдә синергиягә ирешергә омтылдык. Быел без тугандаш оешмалар белән хезмәттәшлекне киңәйттек һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»не халыкара аренада тагын да зуррак әһәмияткә ия берләшмә иттек. Бу безгә милли хөкүмәтләр белән диалог булдырырга ярдәм итә», – дип сөйләде «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең гамәлдәге Президенты, элеккеге мэр, Йоханнесбургның (Көньяк Африка Республикасы) Шәһәр советы әгъзасы Мфо Паркс Тау.

Ул шулай ук быел бөтендөнья оешмасының муниципаль инвестицион фондны оештыруын да өстәде, ул локаль финанслау проблемасының хәл ителүенә китерде. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» эшендә глобаль повесткаларны локальләштерү һәм кеше хокуклары гомум декларациясен эшләү мөһим роль уйный. Мфо Парк Тау ассызыклаганча, ул глобаль мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим адым булачак.

Евразия бүлегенең эше турында аның вице-президенты, Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев хисап тотты.

«Евразия бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлеше - Тотрыклы үсеш максатларын локальләштерү. Без глобаль Тотрыклы үсеш максатларын конкрет территорияләрнең уникаль шартларына, милли һәм җирле стратегияләрне исәпкә алып, үзгәрүен бик мөһим дип саныйбыз», - дип ассызыклады ул.

«Шушы кечкенә генә вакыт эчендә без күп нәрсә эшли алдык, һәм күп очракта Евразия бүлегенең бердәмлеге нәтиҗәсендә. Бер генә шәһәр дә ялгызы гына җирле хакимият ролен тануда мондый уңышларга ирешә алмас иде», - дип ассызыклады спикер. Билгеләп үтик, Айсен Николаев янә бүлекнең вице-президенты итеп расланды.

Исегезгә төшерәбез, 11-15-нче ноябрьдә Көньяк Африка Дурбанында уза торган «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» VI Бөтендөнья конгрессында Россия, Кыргызстан, Монголия, Молдавия, Абхазия һәм Казахстаннан килгән Евразия бүлеге делегациясенең 70-тән артык вәкиле катнаша. Тулаем алганда, саммит гадәттәгечә бер мәйданда өч меңнән артык кече һәм зур шәһәр вәкилләрен җыя.

Башкарылган эшләр турында докладлар белән бөтендөнья оешмасының барлык җиде төбәк бүлеге вәкилләре дә чыгыш ясады.

Фоторепортаж
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» VI Бөтендөнья конгрессы, Дурбан (Көньяк Африка республикасы), 14.11.2019
Барлык яңалыклар