В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында узган турнирда илнең 36 төбәгеннән 148 спортчы чыгыш ясады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Казан спортчысы Айрат Зәкиев терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында пауэрлифтинг буенча Россия чемпионы булды. Ул, 192 килограмм авырлыктагы штанганы күтәреп, 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады.
Ярышлар Тула өлкәсендә 3-9-нчы февральдә узды, җиңү өчен илнең 36 төбәгеннән 148 спортчы көч сынашты. Турнирда 10 ир-ат һәм 10 хатын-кыз авырлык категориясендә 20 комплект медаль уйнатылды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.