В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мөрәҗәгатьләрне шәһәр мэриясенең рәсми порталында кабул итәләр
Казан халкы «Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Габделхаковка сораулар бирә ала. Иң кызыклыларына ул интервью форматында җавап бирәчәк.
Халыкның сораулары 27 ноябрь, 15:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Форма сылтама буенча ачык.
Исегезгә төшерәбез, Айдар Габделхаков 2021 елда «Метроэлектротранс» Муниципаль унитар предприятиесен җитәкләде. Аңа кадәр ул транспорт буенча шәһәр комитеты рәисе булган.
«Метроэлектротранс» трамвайлар, троллейбуслар һәм метро белән пассажирлар ташу белән шөгыльләнә, шәһәр иҗтимагый электр транспорты паркын тота һәм метрополитенга хезмәт күрсәтә. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.