Автобуслар атна саен җомга һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). 19-нчы февральдән «Восточный» автовокзалы Казан – Мәскәү маршруты буенча төбәкара рейсны яңартачак.
Югары уңайлылыклар белән автобуслар атна саен җомга һәм якшәмбе көннәрендә 17.00 сәгатьтә китәчәк. Юл озынлыгы 14 сәгать тәшкил итәчәк. Сәфәр дәвамында пассажирлар бушлай Wi-Fi белән куллана алачак.
Шәһәрлеләр билетларны +7(843)233-41-17, +7(962)559-30-37 номерлары буенча броньлый ала һәм аларны автостанция кассасында сатып алырга кирәк булачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.