Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2020, 12:30

Казанның автотранспорт предприятиеләренә 450 машина йөртүче һәм 790 кондуктор кирәк

Өстәмә кадрларга ихтыяҗ 2020 елның 1-нче июленнән федераль закон үз көченә керү белән бәйле.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Быел Казанның автотранспорт предприятиеләренә 450 машина йөртүче һәм 790 кондукторны эшкә алырга кирәк булачак. Өстәмә кадрларга ихтыяҗ 2020 елның 1-нче июленнән федераль закон үз көченә керү белән бәйле, аның нигезендә һәр шәһәр автобусы пассажирлар ташу иминлеген тәэмин итү максатларында борт үзьязгычы - тахограф белән җиһазландырылырга тиеш. Бу хакта ел нәтиҗәләре буенча хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Нәтиҗәдә предприятиеләр штаты 2020 елда өчтән бер өлешкә артачак – хәзерге вакытта шәхси һәм муниципаль автотранспорт компанияләрендә 1736 машина йөртүче һәм 1389 кондуктор эшли.

Тахограф - ул хәрәкәт тизлеген, автотранспорт чарасын, хезмәт һәм экипажның ял вакытын контрольдә тоту һәм теркәү өчен билгеләнгән контроль теркәү җайланмасы. Бу мәгълүматлар берничә ел дәвамында сакланырга тиеш. Нәтиҗәдә кадрлар кытлыгы аркасында предприятиеләр еш мөрәҗәгать иткән машина йөртүчеләрне һаман "җигеп" булмаячак.

Киңәшмәдә И.Шакиров хәбәр иткәнчә, законнарны үзгәртү транспорт предприятиеләре чыгымнарын арттыруга китергән. Машина йөртүченең уртача хезмәт хакы - 50,7 мең сум, кондукторның - 25,5 мең сум. Хәзерге вакытта шәһәр транспорты предприятиеләрендә 595 чит ил хезмәткәре эшли, бу барлык хезмәткәрләрнең 30% дигән сүз.

Барлыгы 2019 елда автотранспорт предприятиеләре (автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар һәм метроларны да кертеп) 260,7 млн пассажирга хезмәт күрсәткән, шуларның 95,5 млн пассажиры ташламалы категориягә керә.

Киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков катнашты.

Барлык яңалыклар