Проект «Архитектура һәм ландшафт мирасы объектларын саклауга юнәлдерелгән төбәк яисә муниципаль программалар» номинациясендә гран-при белән бүләкләнде.
Фото: Bright Consulting компаниясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясен эшләүчеләр «Архитектура мирасы - 2020» III Бөтенроссия фестивалендә бүләкләнде. 17-19-нчы сентябрьдә Санкт-Петербургта узган конкурсның ябылу тантанасында концепция «Архитектур һәм ландшафт мирасы объектларын саклауга юнәлдерелгән төбәк яисә муниципаль программалар» номинациясендә «Иң яхшы саклау һәм үстерү объекты» гран-приена лаек булды.
Архитекторлар Олег Маклаков һәм Анна Новикова, социолог Марья Леонтьева һәм ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусовадан торган Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясен эшләүчеләр коллективы заманча тарихи шәһәрне үстерүнең новаторлык методикасын тәкъдим иттеләр. Концепция өстендә эш ике ел дәвамында алып барылды.
«Архитектура мирасы - 2020» III Бөтенроссия фестиваленең темасы шәһәр мохите контекстында тарихи һәм заманча ландшафт булды. Фестивальдә ТАССРның 100 еллыгы елында Казанның тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясенә, мәдәният объектларына һәм монументаль сәнгать әсәрләренә багышланган зур экспозиция тәкъдим ителде, ул республика юбилеена, тарихи-мәдәни мирасны саклау, архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү өлкәсендә комплекслы фәнни тикшеренүләргә багышланган иде.
Зөя Успенский монастыре соборын реставрацияләү «Архитектура мирасы объектлары, архитектура һәйкәлләре, ансамбльләр, комплекслар буенча проектларны гамәлгә ашыру» номинациясендә «Иң яхшы саклау һәм үсеш объекты» алтын дипломына лаек булды. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «Иң яхшы студентлар эше» дипломы белән бүләкләнде.
Архитектура һәм ландшафт мирасы объектларын саклау буенча төбәк проектларын һәм программаларны тәкъдим иткән конкурсантлар арасына илнең 7 субъектыннан: Санкт-Петербург, Архангельск, Вологодск һәм Свердловск өлкәләреннән, Красноярск краеннан, Татарстан һәм Дагестан республикаларыннан профессионаллар керде.
Казан - мондый концепцияне булдыруга алынган беренче Россия шәһәрләреннән. Авторларга тарихи үзәк үзенчәлекләрен саклау өчен кагыйдәләр эшләү һәм тарихи шәһәр ландшафтының төп характеристикаларын, төзелеш масштабын һәм типологиясен, кишәрлекләрне үзләштерү принципларын сакларга мөмкинлек бирә торган яңа архитектура булдыруга якын килүне тәкъдим итү бурычы куелган иде.
Концепция һәм регламентлар миллионлы эре шәһәрнең тарихи җирлеге өчен беренче тапкыр эшләнде. Мондый регламентлар хәзер берничә шәһәрдә: Самара, Түбән Новгород, Санкт-Петербургта формалаша, әмма Казан проектында эре шәһәрләрнең тарихи җирлекләрен саклау предметын төгәлләштерүгә кагылышлы өлеш киң һәм тулы итеп эшләнгән, дип хәбәр итә Bright Consulting компаниясе матбугат хезмәте.