В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмә программасында курчаклар, декор әйберләре һәм осталардан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар каралган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). 22-24 март көннәрендә Казан Ратушасының «Тәрәзә» галереясендә «Казан мәчесе дуслары» исемендәге Тедди авторлык курчакларының һәм аюларының бөтенроссия күргәзмәсе узачак. Үз эшләрен илнең төрле почмакларыннан килгән осталар тәкъдим итәчәк.
Күргәзмә программасында курчаклар, декор әйберләре һәм осталардан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар каралган. Мәсәлән, текстиль түштамга, тукымадан песи курчак, фетрадан сумка һ.б. ясарга мөмкин булачак. Мастер-класслар җәдвәлен һәм аларда катнашу бәясен «Тәрәзә» галереясенең социаль челтәрләрендә һәм күргәзмәне оештыручылардан белергә мөмкин.
Күргәзмә 11.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.