В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара бушлай оештырыла
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда 7 һәм 8 март көннәрендә OSM дип аталган язгы сәүдә чарасы үткәрелә. «Кайт» гастрокомплексында шәһәр халкы өчен җирле брендлар, остаханәләр һәм җырлы программа тәкъдим ителә. Мәйданчык ике көн буе 11:00–21:00 вакыт аралыгында эшләячәк, дип хәбәр итә «Елмай» балалар паркы матбугат хезмәте.
Сәүдә чарасында зур булмаган һәм бәйсез проектлар: бүләкләр, башка төр товарлар, кулдан ясалган эшләнмәләр һәм иҗади авторлык үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Килүчеләр шулай ук иҗади чараларда катнаша ала – мәйданчыкта остаханәләр оештырылачак.
Әлеге киңлектә диджейлар тарафыннан җырлар яңгыраячак һәм гастрономия зонасында тәм-томнар белән сыйланып булачак. Бу гаилә белән ял итү өчен бик яхшы мөмкинлек булачак.
Чара 11:00 сәгатьтә Подлужная урамы, 1 йорт адресы буенча башлана һәм бушлай оештырыла.