В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сезонлы дача маршрутларында билетларның бәясе 35 сумнан 60 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Екатерина Виславская). 30-нчы апрельдә Казанда сезонлы дача автобуслары маршрутларын эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков хәбәр итте.
Пассажирларга битлек режимын сакларга кирәк булачак. «Смена тәмамланганнан соң салоннарның дезинфекциясе уздырыла, соңгы тукталышларда үтәли җилләтү башкарыла. Пассажирлардан изоляцияләнмәгән кабинада эшләүче шоферлар һәм кондукторлар шәхси саклану чараларыннан файдаланалар, – дип билгеләп үтте А.Габделхаков. – Битлек режимын үтәү барлык шәһәр җәмәгать транспорты пассажирлары өчен, шул исәптән җәйге сезонлы бакчачылык маршрутларында да, мәҗбүри».
А.Абдулхаков билгеләп үткәнчә, дача автобус маршрутлары шәһәр халкы арасында зур популярлык казанган. Алты маршрутта иң кирәкле юнәлешләрдә 13 автобус эшләячәк: Станционные Дербышки, Дальние Сады, Ново-Шигалеево, Жиркомбинат, садовых обществ «Крутушка» и «Текстильщик».
Алар һәр көнне махсус җәдвәл буенча һәр көнне йөриячәк, аны Казанның транспорт сайтында яки транспорт буенча комитетның кайнар линиясе телефоны буенча белергә мөмкин булачак: +7(843)275-30-50.
Юл йөрү бәясе 35 сумнан 60 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ул ташучылар тарафыннан турыдан-туры билгеләнә, маршрут озынлыгына һәм эксплуатациягә финанс чыгымнарына бәйле. Шул ук вакытта шәһәрдән читтә бердәм электрон айлык социаль юл билетлары буенча ташламалы юл хәрәкәте гамәлдә булачак.