Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2024, 15:38

№72 нче һәм №75 автобуслары юл өчен түләүнең кондукторсыз системасына күчте

Моның өчен салоннарда тоткычларда валидаторлар урнаштырганнар

Казанда №72 нче һәм №75 автобус маршрутларында йөрү өчен кондукторсыз түләү системасын гамәлгә керттеләр. Мондый карарны кече пассажирлар агымына бәйле рәвештә кабул иттеләр.

Валидаторларны салоннарда тоткычларга урнаштырдылар. Юл йөрү өчен транспорт яки банк картасын терминалга беркетергә кирәк. Билетларны машина йөртүчедән сатып алырга мөмкин. Юл өчен бер тукталыш дәвамында түләргә кирәк.

Шул ук вакытта кайбер автобусларда кондукторлар, пассажирларга юлларны мөстәкыйль рәвештә ничек түләргә икәнен сөйләү өчен, эшләвен дәвам итәчәк. Транспортның башка берәмлекләрендә юл йөрү өчен түләүнең яңа системасы турында сөйли торган автоинформатор эшли. Шулай ук кайбер автобусларда инструкция белән брошюралар барлыкка килде.

Юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын кертү этаплап узачак, дип хәбәр итте «ПАТП №2».

Исегезгә төшерәбез, җәй көне кондукторсыз системага барлык 244 берәмлек электр транспорты күчкән иде. Мондый чара хезмәткәрләр җитмәү проблемасын өлешчә хәл итәргә мөмкинлек бирде.

Барлык яңалыклар