В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт схемасы Зур Казан боҗрасының яңа участогы ачылганнан соң яңартылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Казанда 31 нче номерлы автобуслар элекке маршрут буенча йөри башлады. Мондый карар Мехчылар урамында Зур Казан боҗрасының яңа участогы сынау режимында ачылганнан соң кабул ителде. Шәһәр Мэры Илсур Метшин кушуы буенча маршрут халыкка уңайлы булсын өчен планлаштырылган сроктан иртәрәк торгызылган.
Моңа кадәр сынау режимында Зур Казан боҗрасының Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәр Мехчылар урамы участогында автомобиль транспорты хәрәкәте ачылды.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 2 нче декабреннән Казанда автомобиль юлларын төзекләндерүгә бәйле рәвештә автомобиль һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен Мехчылар урамы участогы ябылган иде, транспорт өчен әйләнеп узу юлы ачылды. 3 нче декабрьдән 31 нче номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәртелде, 31а һәм 31в номерлы маршрутлар кертелде.