В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моңа кадәр маршрутка «Агромир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан хезмәт күрсәтелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). 11-нче гыйнвардан «Икеа» кибете» тукталышыннан «Осиново» тукталышына кадәр («Салават күпере» торак комплексында тукталыш белән) йөри торган 62-нче номерлы шәһәр автобус маршрутына вакытлыча «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе хезмәт күрсәтәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин шундый карар кабул итте.
Шәһәрнең Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, моңа кадәр маршрутка «Агромир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан хезмәт күрсәтелгән, әмма аның белән муниципаль контракт өзелгән. ТР Арбитраж суды карары нигезендә, пассажирлар йөртүче «КАМАЗ» лизинг компаниясенә 16 автобус бирергә тиеш. Предприятиенең хезмәткәрләргә хезмәт хакы, шулай ук бюджетка салым һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары юк. Әмма «Агромир» лизинг түләүләрен башкара алмый.
Быел пассажир ташучылар арасында бәйге булачак, аларның берсе белән муниципаль контракт төзеләчәк. Компания 62-нче номерлы автобус маршрутына даими нигездә хезмәт күрсәтү хокукына ия булачак.
11-нче гыйнвардан 62-нче автобус маршрутына 16 «ПАТП-4» автобусы чыгачак. Конкурска кадәр пассажирларны алар йөртәчәк.