В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан барлыгы 416 яңа транспорт чарасы алырга өметләнә
Фото: Денис Гордийко
Казанда автобус паркы соңгы тапкыр 2018 елда яңартылды.
«Транспорт хезмәте темасы бик мөһим. Бу шәһәр проблемасы гына түгел, Транспорт министрлыгыныкы да. Безгә дә кушылырга кирәк, җитди федераль ярдәм бар. 416 автобус алырга тиешбез, шуларның 253 е Казанның автобус паркына булачак», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ташлама алучылар өчен субсидияләр аша финанслау моделе ташучыларга автопаркны үз акчалары хисабына озак вакытка планлаштырырга һәм яңартырга мөмкинлек бирми. Мәсәлән, соңгы биш елда 14 ташучының 6 сы бөлгенлеккә төшкән.
«Аптырашта калдыра торган очраклар бар, мәсәлән, Сухая река маршрутында бүген 18 автобус урынына ике автобус кына йөри: ташучының ресурслары юк. Әлеге ситуация шәһәрлеләрдә гадел ризасызлык тудыра. Моның сәбәбе – транспорт тармагында барлыкка килгән проблемалар», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Бүгенге көндә 920 шофер һәм 820 кондуктор җитми. Казан электр транспортының 50% ына юл йөрүгә кондукторсыз түләү системасы кертелгән. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, киләчәктә практиканы автобусларда да куллану планлаштырыла, бу кондукторлар җитмәү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шул ук вакытта штатның машина йөртүчеләр белән комплектлануы 58% тан артык тәшкил итә. Шуның аркасында күчмә составны линиягә чыгаруда проблемалар барлыкка килә, авыр хезмәт шартлары аркасында кадрлар югарырак хезмәт хакы һәм яхшыртылган шартлар булган башка тармакларга күчә.
«Күчмә составтан тыш кадрларны ныгыту мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә кирәк. Әгәр машина йөртүчеләр составы һәм башка мәсьәләләр хәл ителмәсә, сыйфатлы транспорт хезмәтен күрсәтү авыр булачак. Шулай ук хөкүмәткә, Транспорт министрлыгына шәһәр белән бергә әлеге мәсьәләләрне анализлау йөкләмәсе бирәм», – диде республика башлыгы.
Илсур Метшин муниципаль дәрәҗәдә кадрларны җәлеп итү өчен барлык шартлар да тудырыла, дип билгеләп үтте. Машина йөртүчеләрне түләүсез укыту, тулай торак, социаль ипотека программасы шартларында торак белән тәэмин итү мәсьәләләре карала. «Әмма проблема кала, һәм аны махсус комплекслы федераль программасыз хәл итеп булмый», – дип ассызыклады Казан мэры.