Техник характеристикалар аны пассажирлар ташу өчен кулланырга мөмкинлек бирә.
Фото: Денис Гордийко
Сынау эксплуатациясе күрсәткәнчә, техник характеристикалар мондый автобусны пассажирлар йөртү өчен кулланырга мөмкинлек бирә, әмма Казанның урам-юл челтәренең кайбер участоклары аны хәзер маршрутларга чыгару өчен җайлаштырылмаган. Транспорт комитетында аңлатуларынча, борылган вакытта автобус каршы як полосага чыга, ә соңгы тукталышларда гамәлдәге борылыш мәйданчыклары реконструкция таләп итә.
9 нчы февральдән 11 нче февральгә кадәр автобусны түбәндәге маршрутларда күреп булды: 1 нче номерлы «Елга порты – Дәрвишләр торак пункты», 22 нче номерлы «Ферма 2 торак массивы – Можайский урамы», 45 нче номерлы «Ферма 2 торак массивы – Су Анасы», 36 нчы номерлы «Осиново – Вещевой базар», 46 нчы номерлы «Профилакторий – «Дубрава экопаркы» торак комплексы».
Исегезгә төшерәбез, автобус күп кеше сыйдырышлы, мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны утырту һәм төшерү уңайлы булсын өчен тәбәнәк идәнле итеп ясалган, зур үлчәмле дүрт ишекле, транспортта кондукторсыз түләү системасы бар, уңайлы тотынгычлар белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, салон 12 видеокамера һәм USB куышлыклары белән җиһазландырылган. Автобус 162 кешене сыйдыра.