Казан Мэры карары буенча маршрутка вакытлыча «ПАТП №4» муниципаль унитар предприятиесе хезмәт күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). 2020 елның 11-нче гыйнварыннан «Икеа «кибете» тукталышыннан «Осиново» тукталышына кадәр («Салават күпере» торак комплексында тукталыш ясау белән) хәрәкәт итә торган 62-нче номерлы шәһәр автобус маршрутына вакытлыча «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе хезмәт күрсәтәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин шундый карар кабул итте.
Шәһәрнең Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, элегрәк маршрутка «Агромир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан хезмәт күрсәтелгән, әмма аның белән муниципаль контракт өзелгән. ТР Арбитраж суды карары нигезендә, пассажирлар йөртүче «КАМАЗ» лизинг компаниясенә 16 автобус бирергә тиеш. Предприятиенең хезмәткәрләргә хезмәт хакы, шулай ук бюджетка салым һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары юк. Әмма «Агромир» лизинг түләүләрен үти алмый.
Киләсе елда пассажирлар йөртүчеләр арасында бәйге үткәреләчәк, аларның берсе белән муниципаль контракт төзеләчәк. Компания 62-нче номерлы автобус маршрутына даими нигездә хезмәт күрсәтү хокукына ия булачак.
2020 елның 11-нче гыйнварыннан 62-нче номерлы автобус маршрутына 16 ПАТП-4 автобусы чыгачак. Конкурска кадәр пассажирларны алар йөртәчәк.