В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Валидаторларны 12 берәмлек җәмәгать транспортында урнаштырганнар
Казанда бүгенге көннән 62 нче номерлы автобус маршрутында юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасы кертелгән. Җайланмаларны 12 берәмлек җәмәгать транспортында урнаштырганнар.
Транспорт һәм банк карталары белән түләү өчен электрон җиһазлар автобус мәйданчыкларына керү урынындагы тоткаларга урнаштырылган. Уңышлы башкарылган транзакциядән соң экранда «Юл йөрү өчен түләнгән» дигән язу һәм билге (галочка) барлыкка киләчәк.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен автобусларда инструкцияле китапчыклар урнаштырылган, шулай ук автоинформатор эшли. Юл йөрү өчен автобус йөртүчесенә акчалата түләргә мөмкин, дип хәбәр итте «2 нче номерлы» МУП.
Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасын 72 һәм 75 нче номерлы автобус маршрутларында керттеләр. Мондый карарны пассажирлар агымы аз булу сәбәпле кабул иттеләр.