Маршрут Меховщиклар урамындагы төзелеш эшләре белән бәйле рәвештә кыскартылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). Казанда 30-нчы ноябрьдән 31-нче номерлы «IKEA кибете – Иске Победилово торак массивы» автобус маршруты схемасы вакытлыча үзгәрде һәм 31а номерлы «Иске Победилово – Макарон фабрикасы» маршруты кертелде. Тиешле боерыкка Транспорт буенча комитетта кул куелды.
30-нчы ноябрьдән 31-нче номерлы автобус Кызыл Татарстан һәм Меховщиклар урамнары киселешендә «Мех берләшмәсе» тукталыш пунктына кадәр туры бара, аннары – маршрут буенча кире юнәлештә хәрәкәт итә.
Шул ук вакытта Юл Урам һәм Магистраль урамнары киселешендә борылыш ясау урыны оештырылып, 31а номерлы «Иске Победилово – Макарон фабрикасы» автобус маршруты файдалануга кертеләчәк, аннары – маршрут буенча кире юнәлештә хәрәкәт итәчәк.
Автобусларның хәрәкәт схемасын үзгәртү Меховщиклар урамындагы төзелеш эшләре белән бәйле һәм алар тәмамланганчы кертелә.
Шул ук урамнар буйлап 77-нче номерлы «Дуслык тыкрыгы – Нефтебаза» автобусы маршруты уза.