Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2020, 14:06

Казанда авиатамаша: виртуаль чынбарлык күзлекләрендә «очышлар» һәм «Стрижи» уникаль виражы

25-нче июльдә «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль, Алена Мирошниченко). Казанда 25-нче июльдә «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узачак. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар һава судноларының күрсәтмә очышларын, «Стрижи» һәм «Беренче очыш», байк-тамаша пилот төркемнәре чыгышларын күрәчәк, шулай ук парашютны әзерләргә өйрәнәчәк һәм үзләрен һөнәри пилотлар урынында тоя алачак. Бәйрәм программасы турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов һәм «Казан ярминкәсе» генераль директоры урынбасары Любовь Әхмәдиева сөйләде.

15.00 сәгатьтән «Казан» гаилә үзәге янында парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, гражданнар һәм ерак авиация һава судноларының, шулай ук пилотаж төркемнәренең очулары башланачак. Чарада якынча 30 һава судносы катнашачак. Алар 300-дән 800 метрга кадәр биеклектә очачак. Аларны шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан диярлек күреп булачак, дип билгеләп үттеләр оештыручылар.

«Стрижи» атаклы пилотаж төркеме бәйрәм кунагы булачак. «Без пилотаж төркеменең бүгенге көндә нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтербез. Бер рәттә 6 самолет очачакбыз. Пирамида, ромб, конверт кебек фигураларны күрсәтергә җыенабыз. Шулай ук «Стрижи»дан тыш, дөньяда беркем дә үтәмәгән виражны да башкарырбыз, - дип сөйләде полковник, хәрби часть командиры урынбасары, очучы, «Стрижи» пилотаж төркеме алып баручысы Сергей Осяйкин. Ул төркем чыгышларының ике программасы каралган, сайлау метеорология шартларына бәйле булачак, дип өстәде.

Шулай ук казанлылар югары пилотаж буенча Россия һәм Европа чемпионнары - «Беренче очыш» төркеме чыгышын күрәчәк. Алар күктә «ТАССРга 100 ел» һәм «Мин күкне сайлыйм!» дигән язулар «ясаячак».

Авиатамаша 18.00 сәгатьтә парашютчыларны утырту белән тәмамланачак.

Шул ук вакытта Касә мәйданында 16 авиация предприятиесе катнашында байк-тамаша һәм күргәзмә оештырылачак, алар үзләренең яңа эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Монда ук яшь казанлылар авиатармактагы эш турында белә алачак.

Шулай ук бәйрәмгә килүчеләр өчен төрле мастер-класслар үткәрәчәкләр. «Казан ярминкәсе» генераль директоры урынбасары Любовь Ахманаева сүзләренчә, «Кызыклы фән һәм техника йорты» стенды янында шәһәр халкына кәгазьдән һәм пенопласттан самолетлар ясарга тәкъдим итәчәкләр, ә бәйрәмнең кунакларын профориентацияләү аллеясында парашют әзерләргә өйрәтәчәкләр. «Стрижи» чатырында үзеңне виртуаль чынбарлык күзлекләре ярдәмендә һөнәри пилотлар урынында хис итәргә мөмкин булачак.

Л.Ахманаева билгеләп үткәнчә, быел Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча балалар мәйданчыгы эшләмәячәк, әмма зур фудкорт зонасы оештырылачак.

18.00-дән 20.00-гә кадәр шәһәрлеләр өчен концерт программасы оештырылачак. Сәхнәдә шәһәр предприятиеләренең иҗат коллективлары, җирле артистлар һәм кавер-төркемнәр чыгыш ясаячак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авиация бәйрәмендә волонтерлар кунакларга битлек һәм перчаткалар таратачак, мәйданчыкта тамашачылар өчен санитайзерлар урнаштырылачак. Шулай ук кергәндә һәр кешенең температурасын үлчәячәкләр. Моннан тыш, оештыручылар Касә территориясендә шәхси саклану чараларын утильләштерү өчен махсус баклар урнаштырачак.

Бәйрәм Казанда инде сигезенче тапкыр узачак. Быел ул Россия авиациясенең 100 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казан вертолетлар заводына нигез салуның 80 еллыгына багышланган. Чара ел саен берничә дистә мең кешене җыя, алар арасында авиация тармагы белгечләре һәм ветераннары, студентлар, мәктәп укучылары, Казан халкы һәм кунаклары бар.

Исегезгә төшерәбез, авиатамаша уздыру көнендә Касәнең күзәтү мәйданчыгы ябык булачак. Моннан тыш, 12.00-дән 20.00-гә кадәр Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәрге участокта Казансуда кече үлчәмле судноларны куллану тыела.
Барлык яңалыклар